28.10.2019

25 октябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында муниципаль берәмлекләрдә спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

2017-2018 елларда «Главинвестстрой» ДКУ спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен 5,5 млрд. сумнан артык бюджет чаралары бүлеп бирелде. Бу чорда Татарстанда 350 спорт объекты төзелде, 129 объект капиталь ремонтланды, шул исәптән: 2017 елда 178 объект төзелде, 51 объект ремонтланды, 2018 елда – 172 һәм 78 объект. Мәсәлән, Апас, Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Мамадыш, Тукай һәм Теләче муниципаль районнарында яңа бассейннар төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Аудитор Азат Вәлиев сүзләренә караганда, бюджеттан бүлеп бирелгән чаралар тулысынча тикшерелгән, ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләр тикшерелгән чараларның гомуми күләменең 1,6% ыннан артмый. Бозуларны тулысынча юкка чыгару буенча чаралар күрелде.

Хокук бозуларның төп өлеше дәүләт контрактлары буенча аванслау лимитларын арттыруга туры килде. «Главинвестстрой» аерым подрядчыларга, КС-2 формасы буенча башкарылган эшләрне кабул итүне расламыйча, дәүләт контрактлары буенча сумманың 60% тан артыграгын күчергән (төзелгән контракт шартлары нигезендә аванслау 30% тан арта алмый).

Тикшерү барышында башкарылган эшләрнең бәясе 1,9 млн. сумга арттырылганлыгы ачыкланды. Мәсәлән, «СПОРТИКО» ЯАҖ субподрядчысы (генераль подрядчысы «Татлизинг» ДУП) «мендәр» түшәгәндә, ягъни «Локомотив» спорт комплексының футбол кырына нигез салганда бик вак табигый ком (куб.м өчен 380 сум) куллана, ә анда баетылган ком булырга тиеш була (куб. м өчен 860 сум). Сметалар буенча бәя арттыру 1 млн. сумнан артып китә.

Икенче подрядчы – «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ үзен Казан Олимпия резервы училищесына рулонлы газон җәю вакытында һәм «Чайка» лагерендә капиталь ремонт вакытында «күрсәтә».

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (25.10.2019г.)


Документлар