23.10.2019

23 октябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы вакыт аралыгына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы вакыт аралыгына Татарстан Республикасы бюджеты проектына Татарстан Хисап палатасы Бәяләмәсен Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тәкъдим итте.

Үз чыгышында ул киләсе елга бюджет проектында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары комплексы тулысынча саклануын ассызыклады. Беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә гаиләләргә түләүләр күләмен арттыру турындагы карар финанс ресурслары белән тәэмин ителгән. Бу максатларга чыгымнар 11 тапкыр арта һәм 4 млрд. 141 млн. сум тәшкил итәчәк. Социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүгә 26 млрд. 300 млн. сум каралган. Нәтиҗәлелекнең төп критерие – файдалануга тапшыру һәм аңа ихтыяҗ булу.

– Хисап палатасы әлеге мәсьәләләрне системалы нигездә карый, – диде алга таба Алексей Демидов. – Һәр муниципаль берәмлектә бюджет чаралары хисабына төзелгән объектларның – мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктларының эшләве тикшерелә. Республика халкына хезмәт күрсәтү өчен сатып алынган җиһазларны куллануга аерым игътибар бирәбез. Муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап палаталарын җәлеп итеп, югары технологияле диагностика медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелегенә квартал саен мониторинг уздырабыз

Хисап палатасы Рәисе депутатларның игътибарын тәмамланмаган төзелеш проблемасына юнәлтте. Россия Хисап палатасы илнең барлык төбәкләре буенча аналитик чара үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә хупланды. «Алга таба, федераль бюджеттан капитал кертемнәрне финанслаштыруга акча бүлеп бирү турында карарлар кабул иткәндә, тәмамланмаган төзелеш күләмнәренең кимү динамикасын исәпкә алу планлаштырыла», – дип ассызыклады А.Демидов. Хисап палатасы Бәяләмәсендә «төзелешне тәмамлау өчен шактый гына финанс ресурслар таләп ителә, ә аерым очракларда, гамәлдәге хаҗәтләрне истә тотып, объектларның профилендә үзгәрешләр дә булырга мөмкин» диелгән.

Хисап палатасы җитәкчесе шулай ук илкүләм үсеш максатларына ирешүдә төп корал булган дәүләт программалары 2020 елга бюджет чыгымнарында 91% тәшкил итүен дә билгеләп үтте. Расланган ассигнованиеләрне исәпкә алып, Закон проекты кабул ителгәннән соң, программаларга үзгәрешләр кертү таләп ителә.

– Бу милли проектларны гамәлгә ашыру шартларында аеруча зур әһәмияткә ия, киләсе ел бюджетында аларны үтәү өчен 22,5 млрд. сумнан артык акча каралган. Тышкы бәйсез контроль органы буларак, Хисап палатасы илкүләм проектлар чараларының нәтиҗәле үтәлешен тәэмин итү һәм стратегик бурычларга ирешү максатларында республика башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлеккә юнәлгән, – диде сүзен йомгаклап А.Демидов.

Чыгыш тексты белән биредә танышырга мөмкин.



Фоторепортаж: 4-е заседание Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва (23 октября 2019 г.)


Документлар