15.10.2019

11 октябрьдә Татарстан Хисап палатасында коррупциягә каршы укыту һәм коррупциягә каршы пропаганда программасы кысаларында коллектив белән эшлекле очрашу узды.

Утырышта «Хезмәткәрләрнең вазифаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтын китереп чыгара торган яки чыгарырга мөмкин булган шәхси кызыксынуы килеп туганда чаралар күрү» һәм «Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү» темалары каралды.

Хисап палатасы хезмәткәрләрен РФ Дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтының типик ситуацияләре һәм аларны җайга салу тәртибен күзәтү, чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турында таләпләрне һәм коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән бурычларны үтәмәгән өчен дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләрен җаваплылыкка тарту буенча Методик тәкъдимнәр белән таныштырдылар.

Күрсәтмә демонстрацион материал ярдәмендә алар салым органнарында үз банк счетлары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, мәсәлән, «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша гариза бирү юлы белән («Ирекле формада мөрәҗәгать итү»бүлеге) турында белде.




Документлар