22.07.2019

20 июльдә республика Хисап палатасы оешуга 15 ел тулу уңаенна, аның коллективы Лаеш районына – Россия тарихындагы уникаль гражданин – бөек рус шагыйре, патриот һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинный туган ягына автобуста экскурсиягә барды.

Державинның туган ягына туристлар шактый еш килә башлады. Елдан-ел Лаеш районына килә торган Татарстан кунаклары саны арта.

Ул көнне Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина үткәргән кызыклы экскурсия узды. Хисап палатасы хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары шагыйрь туган Сокуры авылында булды. Шунда ук атаклы якташыбызның әти-әнисе никахлашкан Воздвижение чиркәве урнашкан. Авыл уртасындагы мәйданда Гавриил Державинга багышлап стела куелган.

Сәяхәт Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәле булып торган Богоявление чиркәве каршындагы Державинның әти-әнисе төрбәсе урнашкан Егорьево авылында дәвам итте. Ике тәхетле гыйбадәтханә 18 гасыр уртасында төзелгән. Чиркәү каршындагы каберлектә 1753 елда – шагыйрьнең әтисе Роман Николаевич Державин, ә 1784 елда әнисе Фекла Андреевна Козлова күмелгән. Күмелгән урын беренчел кыяфәттә – Державинның үзе тарафыннан соратып ясалган һәм 1916 елга кадәр булган рәвештә торгызылган. Чиркәү янында Патриарх Кирилл тарафыннан изгеләндерелгән Гавриил Державинга аталган һәйкәл куелган.

Державин туган ягының рәсми булмаган үзәге дип Лаеш шәһәре атала. Аның үзәгендә – Державин мәйданында шагыйрьгә һәйкәл куелган. Лаеш ягы музее шулай ук шагыйрь исемен йөртә, һәм экспозициянең зур өлеше аңа багышланган. «Вакыт елгасы» күргәзмәсе Гавриил Державинның тормышы һәм иҗаты турында, Татарстанда аның истәлеген мәңгеләштерү хакында сөйли. Музейда шагыйрь әле исән чакта (1808 елда) дөнья күргән китабы һәм аның китаплары коллекциясе урын алган.

Лаеш райоындагы экскурсия программасының финал өлешен Гүзәл Яхинының дөньякүләм танылу алган «Зөләйха күзләрен ача» китабы буенча төшерелгән яңа телесериал декорацияләре һәм төшергән урыннар белән танышу тәшкил итте. Кама буенда махсус шуның өчен Семрук авылын: берничә агач йорт, мәктәп, ашханә һәм мәдәният йорты төзелгән.

Көннең икенче яртысы Урта Девятово авылында узды. Биредә Хисап палатасы коллективы инде традициягә әйләнгән «Чишмә бәйрәме»ндә катнашты. Әлеге якларда туган Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов ярдәме белән яңадан торгызылган чиста һәм тәмле сулы чишмә әлеге бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан килә торган якташларны тартып тора һәм берләштерә торган урын булып тора.

Биредә Хисап палатасы коллективы рәхәтләнеп көндезге аш ашады, ә аннан соң чишмә территориясендә оештырылган бәйрәм чараларында катнашты. Тамашачылар өчен концерт марафоны оештырылган иде: анда олылар да, нәниләр дә: балалар ансамбле, ветераннар хоры, районның фольклор коллективлары, профессиональ музыкантлар – «Варвара» ансамбле һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе солистлары чыгыш ясады.

Шулай ук актив рәвештә спорт һәм балалар мәйданчыклары эшләде. Волейбол турнирында Хисап палатасы командасы да катнашты.



Фоторепортаж: Экскурсия сотрудников СП РТ в Лаишевский район (20.07.2019г.)


Документлар