17.07.2019

17 июльдә Россия Хисап палатасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары рәисләре, аудиторлары һәм инспекторлар составы өчен видеоконференция режимында чираттагы белем бирү семинары үткәрелде.

Читтән торып фикер алышу кысаларында: «Тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген методологик яктан тәэмин итүгә таләпләр» һәм «Тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) дәвамында, тикшерү чаралары барышында ачыклана торган Бозулар классификаторын куллану практикасы» дигән темалар каралды.
Татарстан Хисап палатасыннан семинарда аудиторлар Азат Вәлиев, Сергей Колодников һәм Илнур Мөбарәков, шулай ук идарәләр инспекторлары катнашты.

Документлар