26.06.2019

26 июньдә Хисап палатасы аудиторлары, инспекторлар составы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең кырыкка якын тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары өчен оештырылган икенче белем бирү семинарында катнашты.

Фикер алышу өчен берничә тема тәкъдим ителгән иде: «Дәүләт биремен формалаштыру, үтәү һәм үтәүне финанс яктан тәэмин итүдәге төп бозулар һәм җитешсезлекләр», «Тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган Бозулар классификаторын кулланып дәүләт (муниципаль) биремен формалаштыру, үтәүне финанс яктан тәэмин итүдә киткән бозуларны классификацияләү», «Инвестицион программалар һәм проектларны формалаштыру һәм тормышка ашыруны тикшерү». Әлеге юнәлешләр буенча үз фикерләрен РФ Хисап палатасының берничә департаменты һәм Краснодар крае, Мурманск һәм Ростов өлкәләренең тикшерү-хисап палаталары белгечләре җиткерде.
Чара видеоконференция режимында Россия Хисап палатасы тарафыннан РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының профессиональ үсеш мәсьәләләре буенча комиссиясе белән берлектә оештырылды.



Фоторепортаж: Обучающающий семинар для контрольно-счетных органов субъектов Российской Федерации. (26.06.2019г.)


Документлар