14.06.2019

14 июньдә Россия Хисап палатасы Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары рәисләре, аудиторлары һәм инспекторлар составы өчен видеоконференция рәвешендә «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруны тикшерү мәсьәләсе буенча өйрәтү семинары үткәрде.

Читтән торып фикер алышу кысаларында «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруны тикшерү мәсьәләләре, шулай ук РФ Хисап палатасы тарафыннан әлеге илкүләм проект чараларын мониторинглау кысаларында әзерләнгән материаллар каралды.

Семинарда республика хисап палатасыннан аудиторлар Азат Вәлиев, Сергей Колодников һәм идарә инспекторлары катнашты.


Документлар