11.06.2019

Дәүләтнең үз социаль йөкләмәләрен үтәүне даими контрольдә тоту кысаларында республика Хисап палатасы Татарстан Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча 2016-2019 елларда балалар һәм яшьләр ялын тәэмин итү һәм оештыруны тәэмин итүгә бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрүгә кереште.

11 июньдә парламент, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, өч министрлыкың (яшьләр эшләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән) һәм Хисап палатасы вәкилләре кергән махсус оештырылган эксперт советы утырышында, нәтиҗәлелек аудиты программасы буенча фикер алышу һәм аны раслау булды. Чара җитәкчесе Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, аудит барышында түбәндәге юнәлешләр буенча тикшерү үткәрергә планлаштырыла:

- балалар һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү һәм оештыруга бүлеп бирелгән дәүләт акчаларыннан файдаланганда җаваплы башкаручылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге;

- балаларның ялын оештыру һәм тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтш торган оешмаларның матди-техник җиһазланышы, сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуының дәрәҗәсен бәяләү;

- максатчан индикаторлар һәм дәүләт программалары белән билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү дәрәҗәсен ачыклау.

Гомумән алганда, аудит дәүләт акчаларын экономияле һәм нәтиҗәле сарыф итүгә ярдәм итә ала торган тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.



Фоторепортаж: Заседание экспертного совета в рамках аудита эффективности использования бюджетных средств на обеспечение и организацию отдыха детей и молодежи. (11.06.2019г.)


Документлар