06.06.2019

5 июньдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында «2018 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон кабул ителде.

2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хөкүмәт хисабын республика Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тышкы тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Татарстан икътисадының алга таба үсешен һәм республикада ел саен үз керемнәре үсешен билгеләп, ул депутатлар игътибарын 2015 елдан бирле Хисап палатасы үткәрә торган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның мониторингына юнәлтте. Аның нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә бюджет үтәлгәндә ихтимал булган куркынычларны бетерү буенча тәкъдимнәр кертелә.

А.Демидов сүзләре буенча, хисап елында нәтиҗәлелек дәрәҗәсе канәгатьләнерлек булган 10 программа (чыгымнарның 40,78%) тормышка ашырылган. Алар буенча расланган индикаторлар 80 проценттан 95 процентка кадәр үтәлгән. Бюджет ассигнованиеләренең расланган күләменнән чыгып, 22 дәүләт программасы күрсәткечләре аныкланырга тиеш була, законда билгеләнгән вакытта 13 дәүләт программасы буенча кирәкле эш башкарылмаган.

– Мониторинг барышында Хисап палатасы хисап елын тәмамлау буенча чаралар нәтиҗәлелегенең пландагы индикаторларын үзгәртү фактларын ачыклады. Мәсәлән, 2018 елда 14 программа буенча 2017 елга билгеләнгән аерым индикаторлар үзгәртелгән, – дип ассызыклады докладчы.

«Туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты 20 күрсәткечнең – 14ен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча расланган 63 индикаторның 29ын үзгәртте.

«Яңа план кыйммәтләре ирешелгән күрсәткечләр дәрәҗәсендә расланды. Безнең карашка, мондый алым программа чараларын планлаштыру сыйфатын күтәрүгә китерми», – диде алга таба А.Демидов һәм, мондый хәлнең объектив сәбәпләренә карамастан, республикада дәүләт программаларын тормышка ашыруның 5 еллык тәҗрибәсен исәпкә алып, эшне активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.

– Агымдагы ел бюджетында тормышка ашыруга 19,6 млрд. сум чара каралган милли проектларны үтәү шартларында бу юнәлештә чаралар күрү зарурилыгы аерым әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе.

«2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы Законы керемнәр буенча – 279 млрд. 311 млн. 67 мең 500 сум, чыгымнар буенча 274 млрд. 704 млн. 238 мең 900 сум күләмендә соңгы укылышта кабул ителде. Профицит 4 млрд.606 млн. 828 мең 600 сум тәшкил итә.

Документлар