18.05.2019

17 майда Варшавада (Польша) «Халык алдындагы бурычка аудит» темасына ЕВРОРАИның халыкара семинары узды.

Анда 13 чит илдән тышкы финанс тикшерүенең регионнардагы органнарының 107 вәкиле катнашты. Россия Федерациясе делегациясенә Волгоград, Владимир, Ростов, Самара, Төмән өлкәләренең, Ямало-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренең 10 тикшерү-хисап органы вәкиле керде. Татарстан Республикасын Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм Казан шәһәренең Тикшерү-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалив тәкъдим итте.

Семинарның беренче эш сессиясе бурычны реструктуризацияләү, каты экономия сәясәтен тормышка ашыру һәм әлеге юнәлеш буенча эштә тышкы дәүләт финанс тикшерүе органнарыың роле мәсьәләләренә багышланган иде. Швейцария, Уэльс һәм Бразилиядән хезмәттәшләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аерым алганда, Швейцариянең Вале кантонының Финанслар буенча инспекциясе җитәкчесе Кристиан Мелли ул 1998 елдан бирле җитәкләгән органның төбәкнең дәүләт бурычы белән бәйле хәлләрен бәяләү буенча эш алып баруын билгеләп узды. Докладчыларның чыгышларында тышкы финанс тикшерүе органнарының төп бурычы булып тормышка ашырыла торган каты экономия шартларында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү торуы билгеләп үтелде.
Икенче сессия барышында хакимиятнең төбәк һәм җирле органнарының озак вакытка сузылган бурычларына аудит үткәрү мәсьәләләре каралды. Докладлар белән Австрия, Польша, Испания, Германия, Франция, Россиянең тышкы дәүләт финанс тикшерүе региональ органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Варшава Региональ хисап палатасының коллегия әгъзасы Витольд Качковский көч җитмәслек бурычлар авырлыгы аркасында 2019 елның 1 гыйнваренә бурычлар һәм керемнәр нисбәте 300% ка җиткән Островице гминасы (административ берәмлек) бетерелүе турында мәгълүмат бирде.
Саксония-Анхальт (Германия) Хисап палатасы вәкиле Бритта Моос күренә һәм күренми торган бурычларны ачыклау һәм аларның барлыкка килү куркынычларын анализлау буенча палатаның эш алып баруын, хөкүмәткә хисап тотуын билгеләп үтте.
Балеар Утраулары (Испания) хисап палатасында бурычларны каплау мөмкинлекләренә анализ уздырылган.

ФОТО

Документлар