17.05.2019

17 майда Хисап палатасында Татарстан учреждениеләрен бюджет исәбе һәм хисабының мәгълүмати системасына кертүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

Ул бухгалтерлык исәбен үзәкләштерү шартларында дистанцион аудитны кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы карары белән төзелде.



Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Азат Могыйнов дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм республика дәүләт учреждениеләренең «Бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисап төзүнең үзәкләштерелгән формасы»на күчү буенча агымдагы хәл турында хәбәр итте. Ә Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев – дәүләт (муниципаль) тикшерү органнары эшенә куркынычларга йөз тоткан ысулга нигезләнгән дистанцияле аудитны кертү турында бәян итте.



Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев Федераль казначылык тарафыннан автоматлаштырылган системаны кулланган хәлдә файдаланыла торган дистанцияле аудит практикасы турында сөйләде. Башта дистанцияле рәвештә камераль тикшерү үткәрелә, акт проекты әзерләнә. Объектка исә тикшерүчеләр төгәл тикшерү чаралары үткәрергә, чынлыкта фикер алышырга һәм актка кул куярга чыга. Шул рәвешле вакыт һәм акча янга кала.

Дистанцион аудит үткәрү өчен кирәк булган мәгълүматның типовой исемлеген әзерләргә карар кылынды.



Документлар