Чарага Хисап палатасы шефлык алган “Кайгырту” (“Забота”) балалар өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр һәм берничә баланы гаиләле иткән Панкратовлар гаиләсенең барлык әгъзалары, шулай ук районның башка уллыкка алган, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләре катнашты.
Чара активист, укуда беренче булган балаларны, шулай ук яш буын Алексеевскчыларны тәрбияләү эшенә шактый өлеш керткән укытучы һәм тәрбиячеләрне котлау һәм бүләкләүдән башланды.
Бүләкләнүчеләрнең күбесе соңыннан районның балалар ның үзешчән бәйрәм концертында катнашты. Аннары барлык кунаклар “Әкият” курчак театрыннан “Су анасы” әкиятен карады.
Бер үк вакытта Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының 3 номерлы мәктәбендә икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе районның яшь кешеләре арасында бадминтон буенча турнир үткәрде. Ярышларның баш казые Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин булды. 5 категориядә узган турнир җиңүчеләренә (кызлар һәм малайлар, ике парлы һәм катнаш разрядлар арасында) Хисап палатасыннан бүләк сертификатлары тапшырылды.
Хисап палатасы хезмәткәрләре булып кайткан “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында “Универсиаданы каршылап” шигаре белән балалар өчен “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләрне өйләренә барып тапшырдылар.
ФОТО