01.09.2012

Татарстан Республикасы Хисап палатасы “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясендә актив катнашты. Хәйрия ярдәме өчен җитәкчелек һәм хезмәткәрләр тарафыннан гомумән алганда 160,2 мең сум акча җыелды, 96 мәктәп укучысына ярдәм күрсәтелде.

1 сентябрьдәге Белем көне уңаеннан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм ТР ХП вәкилләре Алексеевск районындагы борынгы белем бирү учреждениеләренең берсе булган Биләр урта мәктәбендә узган бәйрәм чарасында катнашты.

Бу көнне кыңгырау тавышы беренче мәртәбә 23 укучы өчен яңгырады. Тантаналы линейка вакытында аларның һәрберсенә Хисап палатасы хезмәткәрләре беренче сыйныф укучысы комплекты һәм спорт формасы бүләк итте. Монна тыш, беренче сыйныф өчен – яңа заманча парталар, ә информатика сыйныф бүлмәсе өчен – кондиционер һәм төсле сиптергеч принтер сатып алынды.

Яңа уку елы белән тәбрикләү сүзендә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үсеп килүче буынга укуда һәм иҗатта уңышлар, яңа ачышлар шатлыгы, ата-аналарга – сабырлык һәм зирәклек, ә укытучыларга – бәхет һәм сайлап алынган һөнәрләреннән канәгать булуларын, сәләтле укучылар, иҗади илһам теләде.

Бәйрәм Хисап палатасы тарафыннан махсус чакырылган “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы шәһәр филармониясе артистлары чыгышы белән дәвам итте. Балалар һәм аларның ата-аналарын Ләйсән Сөнәгәтова, Гөлнара Мулланурова, Рөстәм Рәхмәтуллин һәм атказанган артист Айрат Габдинов чыгышы шатландырды.

Биләр, Зур Алан һәм Кызыл Баран авылларында яшәүче аз керемле, күпбалалы һәм уллыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Хисап палатасы вәкилләре өйләренә барып котлады. Укучыларга алар мәктәп товарлары һәм канцелярия әсбаплары тапшырды. Ә “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында тәрбияләнүче укучыларга яңа уку елына бүләкләрдән тыш, комуфляж формасы комплектлары тапшырылды. Хәзер балалар “Зарница” республика хәрби-спорт уенында катнашып, үз шефларын тиешле җиңүләре белән шатландыра алачак.


 

ФОТО

Документлар