27.12.2011

Яңа ел алдыннан, гадәткә кергәнчә, Хисап палатасы хезмәткәрәре “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында һәм Панкратовлар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга барды.

Алексеевск шәһәр тибындагы поселок мәдәният сараенда узачак бәйрәмгә районның күпбалалры, азкеремле, уллыкка бала алган гаиләләрдән 250ләп бала җыелды.

 

Барлык балалар да Яңа елда әкияти тылсым көтә. Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов үз хезмәткәрләре белән балаларның хыялы тормышка ашсын өчен күп көч куйды.

 

Балалар өчен төп яңа ел бүләге булып Казан дәүләт “Әкият” театры артистлары тарафыннан күрсәтелгән “Кыш бабай бүләкләре” курчак спектакле булды.

 

Спектакльдән соң балалар чыршы тирәли басты. Кыш бабай, Кар кызы балаларның күңелен ачты, төрле бәйге-ярышлар уздырды, ә узып баручы ел символы булган Куян үз “вәкаләтләрен” киләсе ел герое Аждаһага тапшырды.

 

Бәйрәм балаларның әкият геройлары белән аралашуына үрелеп барды, шуңа күрә балалар барлык чараларда да бик теләп катнашты. Бәйрәмнән соң бөтен балага да баллы бүләк һәм йомшак уенчык бирелде.

 

Бәйрәмгә килә алмаган физик сәламәтлекләре чикле булган балаларны исә Кыш бабай белән Кар кызы (Хисап палатасы хезмәткәрләре) өйләренә барып котлады.

.
Хисап палатасы хезмәткәрләре шулай ук “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында да булып кайтты. Биредә тәрбияләнүче балалар, Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәт әйтеп,.үз сәләтләрен күрсәтте һәм бәйрәм оештырды. Шуның белән сюрпризга – киләсе ел символы  Аждаһа сурәте белән бизәлгән зур яңа ел тортына лаек булдылар.

Кич җиткәч беркемнең дә аерылышасы килмәде. Тик, кызганычка каршы, әкият кайчан да булса тәмамлана шул. Шунысы шатландыра, Алексеевск районы балаларына Хисап палатасы хезмәткәрләре бүләк итә торган әкиятләрнең дәвамы һаман да бар әле.


 

ФОТО

Документлар