04.05.2019

4 май көнне Хисап палатасы хезмәткәрләре «Казан марафоны» стартына чыкты.

Республика башкаласы үзендә чираттагы мәртәбә Казан Кремле диварлары тирәли йөгерергә яратучыларны кабул итте. Ярышларда профессиональ спортчылар (аерым алганда, Россиянең иң көчле марафончылары) белән беррәттән, һәвәскәрләр дә катнашты. Алар дөньяның 32 иленнән килгән иде. Гомумән алганда, ярышларда 25 меңнән артык кеше катнашты.

3 километрга сузылган дистанциягә Хисап палатасының 9 хезмәткәре: Рамил Вафин, Игорь Вилков, Александр Костин, Регина Курбиева, Дмитрий Максимов, Айдар Мостафин, Илдар Сәлимов, Яна Сигал һәм Эльвира Хөснетдинова чыкты.

Документлар