29.04.2019

Хисап палатасы вәкилләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасының чираттагы ярышларында катнашты.

Апрельдә Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы программасы үз эченә ике мавыктыргыч турнирны алган иде. Шахмат һәм волейбол турнирлары һәрберсе өчәр уен көннәрендә узды. Ике ярышта да министрлык һәм ведомстволардан, федераль хакимият органнарының территориаль идарәләреннән 27 шәр команда катнашты.

Хисап палатасының Наталья Мартынова, Оксана Гвоздь, Рамил Вафин һәм Азат Вәлиевтан торган шахмат командасы бишенче урынга лаек булды. Шул ук вакытта кызлар, мондый турнирларда катнашу дәверендә күрсәткән иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, 54 шахматчы хатын-кызлар арасында алтынчы һәм җиденче урыннарда тукталды. Команданың ир-атлар биләгән өлешенең дә уңышлы чыгыш ясавы безнең шахмат квартетына узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда ике урын югарырак менәргә мөмкинлек бирде.

Хисап палатасының Дмитрий Максимов, Александр Якупов, Игорь Вилков, Айдар Мостафин, Александр Костин, Рамил Вафин, Илдар Сәлимов һәм Яна Сигалдан торган волейбол командасы да, узган елгы нәтиҗәне шактый яхшыртып, бишенче урынны яулады. Ярышларның төркем стадиясендә уңышлы чыгыш ясап, 1/8 финалда безнең команда республиканың Спорт министрлыгы һәм Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләрен берләштергән команданы җиңде, ә чирекфиналда барган киеренке көрәштә исә волейболчыларыбыз турнирның булачак финалистлары – Федераль казначылык Идарәсе командасына бирелергә мәҗбүр булды.

Бик тиздән Спартакиаданың чираттагы уеннары – җиңел атлетика һәм йөзү буенча ярышлар старт алачак.

Документлар