26.04.2019

Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы Рәисе сыйфатында Бадминтон үзәгендә узган Казан мэры Кубогына үткәрелә торган ярышларны ачу тантанасында катнашты.

Мактаулы бүләк өчен Казанның җиде районын тәкъдим итүче мәктәп һәм район этаплары җиңүчеләре көч сынашты. Турнир егет һәм кызлар арасында өч яшь төркемендә – 1-4, 5-8 һәм 9-11 класс укучылары арасында узды.

Казан мэры кубогы иясе булып Идел буе районы танылды. «Көмеш» Совет районы вәкилләрендә булса, «бронза»га Авиатөзелеш районының яшь бадминтончылары лаек булды.

Документлар