25.04.2019

25 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Чечня Республикасы хисап палаталары арасында үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм структур бүлекчә җитәкчеләре белән эшлекле очрашу барышында документны көчле кул кысышу һәм имзалары белән тикшерү-хисап органнары рәисләре Алексей Демидов һәм Абдул-Хәмид Байбетиров раслады.

– Безнең республикага сезнең беренче генә килүегез, ә без яңа кунакларга һәрвакыт шатбыз һәм Татарстан Хисап палатасы эшләгән 15 ел эчендә туплаган белемнәр һәм хезмәтләр белән алмашырга әзербез, – диде аның эшчәнлеге турында кечкенә генә тәкъдир итүдән соң Алексей Демидов.

– Сезнең Хисап палатасында булган бай эш тәҗрибәсе бездә әлегә юк әле, – дип билгеләп узды Абдул-Хәмид Байбетиров. – Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстанны һәрвакыт үрнәк итеп куя, һәм без финанс тикшерүе өлкәсендә республика хакимияте органнары һәм федераль органнарның территориаль бүлекчәләре эшен берләштерү, үзара хезмәттәшлек һәм көйләү буенча сезнең эшчәнлек җимешләрен җентекләп өйрәнәбез. Сезнең Финанс бозулары классификаторыннан да үзебез өчен кызыклы булган бик күп мәгълүмат алдык.

Килешүдә тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге кысаларында бергә чаралар уздыру, һөнәри эшчәнлек тәҗрибәсе, статистик, хокукый, аналитик мәгълүмат, методологик документлар белән алмашу һ.б. каралган.

Очрашу барышында тышкы финанс тикшерүе органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре шулай ук ике хисап палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында кул куелган килешү кысаларында үзара бәйләнешләрне оештыру турында да сөйләште.

ФОТО

Документлар