17.04.2019

17 апрельдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан илнең региональ тикшерү-хисап органнары белән видеоконференция режимында оештырылган дәүләт аудитында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән алмашу буенча Россия-Әзербәйҗан семинарында катнашты.

Россия Федерациясе Хисап палатасының тышкы бәйләнешләр департаменты директоры урынбасары Павел Носиков һәм Әзербәйҗан Республикасы Хисап палатасының халыкара хезмәттәшлек һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Хилал Гусейнов спикерлар булган семинарда тышкы дәүләт аудиты процессын автоматлаштыру, мәгълүмати системалар булдыру һәм аларны тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенә кертү, шулай ук мәгълүмати-техник чараларны куллану мәсьәләләре каралды.





Документлар