02.04.2019

2 апрельдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышында финанс-бюджет дисциплинасын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар комплексы әзерләнде.

Көн тәртибенең биш пунктын карау утырышта катнашучыларның актив һәм эшлекле фикер алышуы, мәсьәләләрне тирәнтен тикшерүе шартларында узды.

ТӘРТИП БОЗУЧЫЛАРГА ҖӘЗА БИРЕРГӘ КИРӘК

Совет Рәисе Алексей Демидов муниципаль берәмлекләрдә ачыклана торган бозуларның күп өлеше җир-милек өлкәсенә туры килүен билгеләп үтте. Шуңа күрә әлеге өлкәдә тиешле тикшерү һәм бозуларны кисәтү темасы Ведомствоара координацияләү советы (ВКС) утырышларында еш тикшерелә торган мәсьәләләр арасында булуы закончалыклы.

Муниципаль милектән файдаланганда килеп чыккан бозулар өчен административ җаваплылыкны билгели торган законнар чыгара торган чараларны тормышка ашыру турындагы чыгышы белән республика Хисап палатасының юридик бүлеге башлыгы София Козина фикер алышуга тиешле ритм бирде.

Аның сүзләренчә, әлеге өлкәдә финанс тикшерүе органнары ачыклый торган бозуларның шактый зур фонында административ җаваплылык куллану җәза бирү һәм йогынты чарасы гына түгел, ә кисәтүнең ышандырырлык чарасы да булырга мөмкин. Шул ук вакытта республиканың 45 муниципаль берәмлеге арасында тиешле эш бары тик Казанда гына алып барыла.

– Әлеге состав буенча җаваплылыкка тарту очраклары булмау бозуларның үзләренең булмавы белән аңлатыла алмый, – дип сүзен дәвам итте алга таба Координацияләү советы рәисе Алексей Демидов. – Муниципаль берәмлекләрдә дәүләт финанс тикшерүе органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр нәтиҗәләре әлеге юнәлештә системалы бозулар булуны дәлилли.

ВКС утырышына чакырылган Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин Совет әгъзаларына муниципаль милек белән идарә итү, бирү һәм файдалану белән бәйле бозулар буенча шәһәр хакимияте кабул иткән эш алгоритмын тәкъдим итте.

Фикер алышу барышында шулай ук мондый факт та яңгырады: Хисап палатасы тарафыннан Россиянең күп кенә регионнары (Волгоград, Ленинград, Новосибирск, Липецк өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Краснодар крае) закончылыгына анализ ясалган һәм аларның барысында да муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объектларыннан тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән документлардан башка файдаланган өчен җаваплылык турында норма бар. «Ә бездә мондый тәртипкә салу юк», – дип билгеләп үтте Алексей Демидов.

– Бу җитешсезлек, һәм аны ничек юкка чыгаруны хәл итәргә кирәк, – диде ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Марат Галиев һәм Координацияләү советы исеменнән ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексны тиешле нигезләмә белән тулыландыру турында инициатива белән республика парламентына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Совет әгъзасы, Казначылык департаменты җитәкчесе Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, 2018 ел һәм агымдагы елның 1 кварталы эчендә ведомство милек өлкәсендә 410 млн. сумнан артык бозулар ачыклаган, шуларның 78 проценты юкка чыгарылган. «Дәүләт һәм муниципаль милектән елдан артык файдаланмау», «Милекне, милекче белән килешмичә, файдалануга һәм арендага бирү», «Дәүләт һәм муниципаль милек объектларыннан файдалануны тикшерү булмау», «Милекне үз вакытында – кайвакытта 10 елдан артык теркәмәү», – дип, бозуларның төрләрен санады ул. Ә соңгы пункт буенча болай дип өстәп куйды: «Милекне рәсмиләштерү өчен берничә мең сум акча да җитә. Әмма ул 10 елдан артык вакыт эчендә рәсмиләштерелми икән, – димәк, эш акчада түгел, ә җаваплылыкта!»

– Шуңа күрә без муниципаль милекне тиешле документлар рәсмиләштермичә генә файдалану буенча җаваплылык турында республика административ кодексына төзәтмәләр кертү инициативасын хуплыйбыз, – дип сүзен йомгаклады М.Фәйзрахманов.

Мәсьәләне тулысы белән күзаллау өчен республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилен дә тыңларга карар ителде. Аңа шунда ук сорау бирелде: дәүләт финанс тикшерүе органнары ачыклый торган бозулар буенча оператив рәвештә җавап бирү мөмкинлеге бармы? Җаваплылыкка тарту вакыты бик аз бит.

«Әйе, без финанс тикшерүе органнары юллаган материаллар буенча эшләргә, хезмәттәшлек итәргә әзер», – дип раслады министр Азат Хамаев.

Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, билгеләп үтелгәнчә, соңгы ике ел эчендә министрлыкның вазыйфаи затлары тарафыннан судка 10 административ беркетмә юлланган, шуларның җидесе буенча 40 ар мең сумлык штрафлар рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

– Милек объектларына карата муниципаль тикшерү – бу үзмаксат түгел, ул җирле үзидарә органнарының бурычларын формаль үтәүгә әйләнергә тиеш түгел, – дип ассызыклады Алексей Демидов. – Бозулар бар икән, димәк, гаепле затлар да бар. Алар күп очракта җәзадан качып калалар. Нәкъ менә профилактика һәм бозуларны кисәтү – дисциплинаны күтәрүнең иң актуаль формалары ул.

Әлеге фикер алышуларның йомгаклары буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:

–ТР Административ хокук бозулар буенча кодексын тиешле документларны рәсмиләштермичә генә муниципаль милектән файдалану өчен җаваплылык турында нигезләмә белән тулыландыру турында тәкъдим белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә;

– муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Казан шәһәренең уңай тәҗрибәсен кулланып, муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану тәртибен һәм аларны бозган очракта җаваплылыкны көйли торган хокукый актлар эшләргә тәкъдим итәргә.

Кабул ителгән карар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советына юллана.

МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР – ӨСТЕНЛЕККӘ ИЯ

Совет әгъзасы – республика Прокуроры урынбасары Марат Долгов игътибарны Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыруның мониторингын төзү буенча көчләрне берләштерү кирәклегенә юнәлтте. Аны, тышкы финанс тикшерүе органнары өчен әлеге эшнең алдагы алты елга төп бурыч булып торганлыгын ассызыклап, Алексей Демидов та хуплады.

– Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының декабрь утырышында Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Әлеге юнәлештәге хезмәттәшлек – төп максатларга ирешүнең кирәкле элементы. Биредә мөһим элемент булып алынган нәтиҗәләрнең чагыштырырлык булуы тора. Россия Хисап палатасында мониторингны тормышка ашыру өчен бердәм методология әзерләнә. Без аны һичшиксез үзебезнең Советның барлык әгъзаларына да җиткерәчәкбез, – дип өстәде А.Демидов.

Координацияләү советы әгъзалары алга таба ведомство эчендәге финанс тикшерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуга күчтеләр.

ЭЧКЕ ТИКШЕРҮ БЕР УРЫНДА ТАПТАНА

Бюджет законнары буенча бюджет чараларын төп кулланучылар үз эшчәнлекләре өлкәсендәге эчке финанс тикшерүен тормышка ашырырга тиеш. Бүгенге көндә барлык министрлыкларда да мондый хезмәтләр булдырылган. Моңа шактый дәрәҗәдә ВКС та ярдәм итте: аның утырышларында тышкы һәм эчке тикшерүнең практик хезмәттәшлеге турында мәсьәлә берничә тапкыр каралды.

Бүген дәүләт финанс тикшерүе органнары функцияләштерүе өчен хокукый һәм оештыру базасы булдырылган, ә ведомство эчендәге тикшерүнең гамәлдәге системасы аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә сүрән генә юнәлгән. Моны тикшерүләр раслый: аларның нәтиҗәләре бюджет чараларын төп кулланучылар карамагындагы учреждениеләрдә ачыклана торган бозуларның саны һәм күләме кимү динамикасын күрсәтми. Шулай итеп, эчке тикшерү хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе туа.

Әлеге хезмәтләргә туры килә торган проблемалар турында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова һәм мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде. Иң актуаль мәсьәләләр – квалификацияле кадрлар кытлыгы һәм бердәм методик тәэмин итү булмау.

– Бүгенге көнгә тышкы финанс тикшерүе органнарының бердәм классификаторы бар, ә эчке тикшерү органнарында ул юк, – дип ассызыклады чыннан да проблема булуын А.Демидов. – Федераль дәрәҗәдә эчке финанс тикшерүе органнары өчен бозуларның бердәм классификаторын булдыру буенча эш алып барыла.

Моңа бәйле рәвештә Совет әгъзалары республика министрлыкларына хисап палаталары файдалана торган Бозулар классификаторын юллау турындагы тәкъдимне хуплады. Россия Федерациясе Хисап палатасы эшләгән әлеге документ – закон өлкәләре буенча бүлекләр һәм бүлекчәләргә группалаштырылган ачыклана торган бозуларның системалаштырылган исемлеге ул. Шулай ук кызыксынган органнар вәкилләреннән торган эшче төркем булдыру турында да карар кабул ителде. Аның бурычы – Татарстанда ведомство эчендә тикшерү торышына тулы анализ; эчке финанс тикшерүе хезмәтләре эшчәнлеген бәяләүнең критерийларын һәм күрсәткечләрен эшләү; Россия регионнарында эчке аудит һәм тикшерү хезмәтләрен оештыру һәм эше белән бәйле хәлне мониторинглау.

«Хәзергә исә безгә алга таба да эчке һәм тышкы финанс тикшерүләренең үзара хезмәттәшлеге партнерлык методына ярдәм итәргә кирәк», – дип өстәде Совет рәисе.

IT-ТЕХНОЛОГИЯЛӘР – ТИКШЕРҮЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМГӘ

2018 елда Татарстанда «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» проекты старт алды, биредә дәүләт хакимияте, җирле үзидарәнең барлык органнары һәм республиканың дәүләт учреждениеләре – 6,5 мең учреждение эшлиячәк. Проект уникаль, чөнки элегрәк ведомстволарда, тармак үзенчәлекләрен истә тотып, бердәм санлы платформада үзәкләштерелгән чишү практикасы кулланылмый иде. Һичшиксез, үзәкләштерелгән бухгалтериягә күчү тикшерү-күзәтчелек органнары өчен дә билгеле бер мөмкинлекләр ача. Мисал өчен, бүген Европада киң кулланыла торган дистанцияле аудитны кулланып булачак.

Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, дәүләт учреждениеләренең «Бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисапларны төзүнең үзәкләштерелгән формасы»на күчү шартларында дистанцияле аудит (тикшерү) механизмнарын кертү турында мәсьәләне тикшерүдә Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов һәм «Россия Казначылык эшчәнлеген тәэмин итү үзәге» ФКУ ның Казандагы регионара филиалы башлыгы урынбасары Илнур Шәйхетдинов катнашты.

Бухгалтерлык исәбен алып баруны үзәкләштерү шартларында дистанцияле аудит кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркем булдырырга карар кылынды.

ПЛАН ТИКШЕРЕЛГӘН БУЛГАНДА, АНЫ КАБАТЛАУ ДА ЮК

Утырыш ахырында Тикшерү чараларының җыелма планы расланды. 2019 елда барлыгы 150 тикшерү чарасы, шул исәптән министрлыкларда һәм алар карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларда – 82, тикшерү муниципаль берәмлекләрдә – 15, заказ урнаштыру һәм үтәү өлкәсендә дә берничә тикшерү уздырырга планлаштырыла. Ә эштә кабатлау булмасын өчен, ВКС рәисе катнашучыларның Ведомствоара координацияләү советы кысаларында булдырылган квартал саен яңартылып тора торган белешмәләрнең мәгълүмати базасыннан активрак файдалануларын үтенде.

Финанс тикшерүе мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, халыкны социаль яклау, яшьләр сәясәте, спорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы һ.б.ш. өлкәләргә кагылыр дип планлаштырыла. Аерым игътибар милли проектлар мониторингына, социаль һәм иҗтимагый әһәмияткә ия максатларга тотылган чыгымнарны тикшерүгә биреләчәк.

ТЫЕЛГАН ГАМӘЛЛӘРНЕҢ ЕЛЛЫК БЕЛЕШМӘСЕ ӘЗЕРЛӘНДЕ

Барлыкка килгән практика буенча тикшерү органнарының бердәм тырышлыгы белән финанс-бюджет өлкәсендә ачыклана торган характерлы бозулар һәм кимчелекләргә еллык күзәтү әзерләнде. Дәүләт финанс тикшерүе органнары ачыклый торган бозулар һәм кимчелекләрне (2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча) анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча расланган бәяләмә профилактика максатларында республиканың министрлыклары, ведомстволарына һәм муниципаль берәмлекләренә юллана.

Документлар