07.03.2019

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Хисап палатасы бинасы эче никахлашу сараена охшап калды. Бу матурлык – коллективның көчле затлары тырышлыгы нәтиҗәсе: шарлар, чәчәк бәйләмнәре, шәмпан шәрабе, бүләкләр һәм котлаулар, мактау сүзләре – болар барысы да нәфис затлар хөрмәтенә.

Һәм, әлбәттә, лирик җырлар һәм романсларга үрелгән, елмаю, уңай эмоцияләр һәм чын мәгънәсендә язгы кәеф бүләк иткән бәйрәм концерты бар кешенең күңеленә хуш килде.

ФОТО

Документлар