06.02.2019

5-6 гыйнвар көннәрендә бюджет, салымнар һәм финанслар һәм социаль сәясәт буенча парламент комиссияләре утырышларында инвалидлар һәм инвалид балаларны тернәкләндерү буенча хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә бүленеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә карата үткәрелгән аудит йомгаклары каралды.

Республика Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча үткәрелгән Татарстан Хисап палатасы тикшерүе тулы булмаган соңгы 4 ел эчендәге вакыт аралыгын колачлады. Тикшерелә торган вакыт аралыгы эчендә учреждениеләрне финанслауның күләме 1 479 млн. сум тәшкил итте, 25,9 млн. сум күләмендә бозулар ачыкланды. Нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары буенча хисап Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан 2018 елның 27 декабрендә расланды. 

Депутатлар алдында ясаган үз чыгышында аудитор Илнур Мөбарәков Хисап палатасы уздырган аудит нәтиҗәләре буенча Татарстан Министрлар Кабинетының ике карары белән Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының социаль хезмәтләр күрсәтүгә норматив чыгымнарын һәм социаль хезмәт күрсәтүләрне финанслауның җан башына нормативларын исәпләү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертүен хәбәр итте. 

– Республикада 6 инвалидларны тернәкләндерү үзәге һәм  мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен 12 үзәк эшли. Ел саен көндезге стационар кысаларында аларда 17 меңләп кеше тернәкләндерү уза, – дип хәбәр итте алга таба республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – Шундый хезмәт күрсәтүнең норматив бәясе тәүлегенә – олы кешеләр өчен 1020 сум һәм инвалид балалар өчен 1620 сум, тернәкләндерү курсы – 21 һәм 30 көн. Барлык нормалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча үтәлә. 

Аның сүзләре буенча, стационарларда тернәкләндерүне балалар елына ике тапкыр, олылар – ике елга бер тапкыр гариза буенча алырга хокуклы, чират юк. Бүген Социаль иминиятләштерү фонды линиясе буенча путевка алырга теләүчеләрдән чират хасил булды. «Төп проблема анда», – дип билгеләп узды министр урынбасары. 

Депутатларны әлеге өлкәдә дәүләт чараларын файдалануның нәтиҗәлелеген үстерү резервларының нинди булуы борчыды. Алар бар, дип саный Юлия Абдреева, «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында» Федераль законы дәүләти булмаган оешмаларга хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләр реестрына керү һәм дәүләт бурычын үтәүдә катнашу мөмкинлеге бирә.  «Бюджетта моңа чаралар каралган, һәм без теләсә нинди тәкъдимне карарга әзер», – дип хәбәр итте ул.  

Моннан тыш, Татарстан инвалидларны тернәкләндерүнең комплекслы системасын булдыру буенча федераль бюджеттан ике ел эчендә 26 млн. сум күләмендә финанслаштыру каралган пилот проектка керде. Министр урынбасары сүзләре буенча, әлеге чараларны безнең тернәкләндерү үзәкләренең матди-техник базасын үстерүгә юнәлтү карала. Шул рәвешле Хисап палатасы аудиты барышында әйтелгән кисәтүләрне дә төзәтергә мөмкин булачак.  

Әлеге юнәлештә тагын бер кирәкле адым – иртә ярдәм системасы булдыру. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә профильле министрлык инвалидлылыкка карата шик булган баланы ул тугач ук белгечләр комплекслы һәм максатчан күзәтеп тору практикасын тарату буенча мәсьәлә хакында фикер алышулар уза. 

– Без шулай ук Хисап палатасының бу эшкә мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре министрлыкларын да тартырга кирәк дигән нәтиҗәсе белән дә килешәбез. Чөнки хәзер өстәмә белем бирүгә тарту да, балаларны адаптив спортка, инвалид балаларны җәйге ялга җәлеп итү дә «Уңайлы тирәлек» кебек программалар буенча куела торган индикаторлар булып тора. Ә әлеге пунктлар бездә әле һаман «һавада эленеп тора», – диде сүзен йомгаклап Ю.Абдреева. 

Фикер алышу йомгаклары буенча Дәүләт Советы комитетлары Хисап палатасы мәгълүматларын игътибарга алырга дигән карар кабул итте.

Документлар