15.01.2019

2018 ел Хисап палатасы хезмәткәрләренең республика һәм бөтенроссия спорт чараларында актив катнашу һәм коллективта сәламәт яшәү рәвеше традицияләрен үстерү елы булды.

Татарстан Хисап палатасының 2018 елда эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган киңәшмәдә елның спорт нәтиҗәләренә дә йомгак ясалды. Инде барлыкка килгән уңай традиция буенча Хисап палатасы хезмәткәрләре гаилә әгъзалары белән бергә ел саен уздырыла торган «Россия чаңгы юлы» һәм «Милләтләр кроссы» стартына чыктылар. «Казан марафоны»нда катнашудан бик күп уңай хисләр алынды: коллектив әгъзалары 3 км, 10 км  озынлыктагы дистанцияләрне һәм хәтта 21,1 км  ярыммарафонны да үтте.

Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында коллектив командасы чаңгы ярышлары, шахмат, волейбол, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон һәм баскетбол буенча азартлы ярышларда Хисап палатасын лаеклы тәкъдим итте. Республика министрлыкларын һәм ведомстволарын, хакимият федераль органнарының территориаль идарәләреннән килеп катнаша торган 32 команда арасында 7 нче урын яуланды. 

Спорт ареналарында коллективның төп уңышлары арасында – җиңел атлетика буенча ярышларда өченче ел рәттән яуланган «бронза». Ә төп уңыш командага бадминтон кортларында елмайды: бадминтон Спартакиада программасына кертелгән 2013 елдан бирле, 6 ел рәттән бер үзгәрешсез Хисап палатасы командасы спортның әлеге төре буенча ярышларда чемпион була. Әлеге җиңүнең әһәмиятен республика Бадминтон федерациясе дә бәяләде. 2018 елда ирешелгән нәтиҗәләр өчен спортчыларны һәм тренерларны традициягә кергән бүләкләү вакытында безнең бадминтончылар «Ел командасы» номинациясендә җиңүче дип табылды!

Документлар