27.12.2018

27 декабрьдә Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәut Коллегиясе утырышында 2016-2018 елларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы объектларын булдыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерүгә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына булган еллык мөрәҗәгатендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең муниципалитетлар икътисадын үстерүдә төп ресурс булып торганын һәм «инвесторларның сәнәгать мәйданчыкларына активрак җәлеп итәргә кирәк, эшмәкәрлек өчен уңайлы шартлар һәм яңа эш урыннары булдырырга кирәк. Аерым районнарда эшнең мондый торышы канәгатьләндерми» дип билгеләп үтте. 

Тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Азат Вәлиев кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасының яңа объектларын булдыруга «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм  инновацияле икътисады» дәүләт программасы кысаларында 2016 елда 439,7 млн. сум, 2017 елда – 826,9 млн. сум юллануын хәбәр итте. Бюджет чаралары, аерым алганда, Мамадыш, Кукмара, Чүпрәле, Актаныш муниципаль районнары сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларына инвестицияләнгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына хезмәт күрсәтә торган эшмәкәрлек өчен КФҮ булдырылган.  

«Кукмара», «Теләче», «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыкларын карау барышында башкарылган хезмәтләрнең сыйфаты буенча аерым кисәтүләр һәм җитешсезлекләр ачыкланды. 

– Иске Чүпрәле авылында бәясе 149,7 млн. сум булган «Сәнәгать мәйданчыгын комплекслы төзекләндерү» төзелеш объекты баланста саналмый. Тикшерү барышында милек «Чүпрәле муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы» МКУ балансына куелды, – дип хәбәр итте аудитор. 

2013 елдан инновацияле инфраструктура үстерүнең яңа юнәлеше булып прототиплаштыру үзәкләре һәм инжиниринг үзәкләре тора башлады. РИҮ булдыруга 2013-2015 елларда 1,7 млрд. сум бүленгән. 

6 региональ инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәгенең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ 2017 елда 4 үзәк буенча, «Прототиплаштыру һәм робототехниканы гамәлгә кертү үзәге» АҖ һәм «Татарстан Республикасы биотехнологияләр РИҮ» АҖ нән тыш,  табышның кимүе буенча тенденция күзәтелүен күрсәтте. Шул ук вакытта «КАИ-Лазер» РИҮ» АҖ, «Санлы технологияләр үзәге» АҖ, «Химик технологияләр өлкәсендә РИҮ» АҖ  соңгы өч ел эчендә зыянга эшли, ә беренче ике үзәкнең чиста активлары соңгы ике ел эчендә устав капиталы зурлыгыннан кечкенәрәк. 

Тикшерү вакытына «Химик технологияләр өлкәсендә РИҮ» дә җиһазлар бары тик 20%ка гына файдаланыла. Полимер материалларны эшләп чыгаруның технологик линиясе даими нигездә файдаланылмый. Җиһазның бәясе – 97 млн. сум.  

– Җиһазларның биш төреннән дүртесе файдалануга тапшырылды инде. Иң эресе – полимерлар җитештерү буенча линия – эшләтеп җибәрү стадиясендә. Ноябрь аенда РИҮ 95 млн. сумга «Роснефть» бәйгесендә отты, беренче аванс киләсе ел башында көтелә, – икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллинның чыгышы җитәрлек дәрәҗәдә оптимистик рухта күренде. Гомумән, аның сүзләре буенча, әлеге биш компаниянең әйләнешләре ел эчендә ике тапкыр диярлек – 68 млн. сумнан 132 млн. сумга кадәр үскән. «Хисап палатасы аудиты безгә региональ инжиниринг үзәкләренең нәтиҗәлелеге юнәлешендә эшләргә кирәклекне төгәл аңларга ярдәм итте», – диде ул үз чыгышында.  

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына – Хисап палатасы күрсәтмәсе, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына мәгълүмати хат юлланды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар