27.12.2018

27 декабрьдә Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегиясе утырышында инвалидларны һәм инвалид балаларны реабилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә бүленеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит йомгаклары каралды.

Республика Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча уздырылган тикшерү тулы булмаган соңгы 4 ел вакыт аралыгын үз эченә алды. Тикшерелә торган вакыт аралыгы эчендә учреждениеләрне финанслау күләме 1 479 млн. сум тәшкил итә, бозулар 25,9 млн. сум күләмендә ачыклана. 

2018 елның 1 ноябренә торыш буенча Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикле булган 299 179 кеше яши, шул исәптән: 15 031 – балалар һәм яшүсмерләр. 13 831 кеше тернәкләндерү (реабилитация) узды, шуларның 6 431– өлкәннәр, 7 400 – балалар һәм яшүсмерләр. Тернәкләндерү буенча хезмәтләр гариза бирү характерында һәм мөрәҗәгать итү факты буенча күрсәтелә. 

Хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләү өчен аудит барышында тернәкләндерү үзәкләре пациентлары арасында социологик сораштыру уздырылды. Респондентлар хезмәт күрсәтү шартларының югары сыйфатын билгеләп үтте (85%), уздырыла торган тернәкләндерү чараларының сыйфаты һәм тулы исемлеге белән сораштыруда катнашучыларның 91%ы канәгать. Шул ук вакытта тернәкләндерү узуның тискәре факторлары итеп белгечләрнең җитмәве, «уңайлы тирәлек» булмавы һәм биналарның тиешле микъдарда түгеллеге  күрсәтелә. 

– Татарстанда тернәкләндерү уздыруның төп шартларыннан берсе тәэмин ителгән – дәүләт тернәкләндерү учреждениеләре челтәре булдырылган, – дип билгеләп үтте аудитор Илнур Мөбарәков. – Бу 19 тернәкләндерү үзәге, шул исәптән 12 – мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен, 6 инвалидларны тернәкләндерү үзәге һәм Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү социаль үзәге. Шуның белән бергә аудит барышында әлеге өлкәдә дәүләт чараларын файдалануның нәтиҗәлелеген үстерү резервлары ачыклана.  

Тернәкләндерү үзәкләрендә файдаланылмаган акча чаралары калган ачыклана. Шулай, дәүләт бурычын үтәүгә 11 млн. сум күләмендә субсидияләр ике елдан артык файдаланылмый. 

Аерым очракларда учреждениеләр товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә билгеләнгән йөкләмәләрдән артык аванс түләгән. Ә чараларны озак вакытка дебиторлык бурычлыгына җәлеп итү бюджет чараларын нәтиҗәсез куллануга китерә. Шулай, «Восхождение» ТҮ һәм «Автодорстрой» ҖЧҖ арасындагы килешү буенча товар өчен алдан түләү 30% күләмендә каралган. Чынбарлыкта аванслаштыру 100% күләмендә башкарылган. Шул ук вакытта контракт тулы күләмдә үтәлмәгән. 

Кайбер учреждениеләр гражданнарны тернәкләндерү өчен махсуслаштырылган җиһазлар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән. Шулай, Сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү социаль үзәгендә төрле кабатлылыктагы һәм конструкциядәге ачык ишекләр барлыгын кисәтү өчен ишек акустик сигнализаторлары, рельефлы идән каплавы, кул, терәк, ябыштырылган, күзлекләргә беркетелгән лупалар (яктыртусыз һәм яктырткычлы) юк. 

Шуның белән бергә 4,4 млн. сумлык милекнең: автотранспорт, көнкүреш һәм органик техника, уку, спорт, медицина җиһазларының  кирәк булмау фактлары ачыклана. Мәсәлән, «Восхождение» ТҮдә  бәясе 600 мең сум булган ультратавыш диагностикасы өчен  ALOKA аппараты 5 елдан артык кулланылмый. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатканча, сәбәбе аның мораль искергән булуында. «Ә милек буенча эш алып барыла: берничә идарә карары кабул ителде, милекнең бер өлеше исәптән төшерелде, икенчеләрен баланстан баланска күчердек», – дип өстәде ул.

Республикада «2014-2021елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының «Уңайлы тирәлек» подпрограммасы эшли, дип билгеләп үтте алга таба аудитор. Әмма, мәсәлән, күз күреме бозылган инвалидларны тернәкләндерү буенча аерым учреждениеләрдә чикләнгән мөмкинлекле гражданнарның хаҗәтләрен канәгатьләндерә торган пространство оештыру юк – бу хәл Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Чистайда күзәтелә. Казанда үзәк яңа бинага күчәргә әзерләнә.  

ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 31 декабрендә кул куелган 1101 номерлы «Социаль хезмәт күрсәтүләр тәртибен раслау турында...» карарында кресло-коляскаларда йөри торган инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә китерү буенча транспорт хезмәтләре күрсәтү каралган. Тикшерү барышында андый махсуслаштырылган транспортның 12 учреждениенең бары тик 5 есендә генә булуы ачыклана. Җитмәсә, ике үзәктә автомобильләрне файдалану вакыты узган булу сәбәпле гамәлдән төшерергә әзерләнәләр. 

Стационар шартларда тернәкләндерү буенча хезмәтләр ала торган инвалидларны тукландыру оештырганда продуктларның аерым төрләре буенча нормалар сакланмаган. Мәсәлән, «Лаеш» ТҮдә 2017-2018 елларда яшелчәләр, яшел үлән, сөт продуктлары куллану норманың 60-70%, балык белән тәэмин итү дәрәҗәсе – нормативтан 30-60% тәшкил итә. «Восхождение» ТҮ туклану рационында җиләк-җимешләр, сөт продуктлары, соклар бөтенләй юк. 

Учреждениеләрдә азык-төлек продуктларына сатып алу бәяләре анализланды: аерым очракларда арма 200% ка кадәр җитә. Мәсәлән, 2018 елның июлендә «Идел» ТҮдә чөгендер килограммы өчен 8,29 сум, шул ук вакытта «шатлык» ТҮ дә – 34 сум бәясе буенча сатып алына. «Шәфкать» ТҮ нә помидорлар бер килограмм өчен 48 сум булса, ә «Умырзая» ТҮнә – 95 сумга төшә.  

И.Мөбарәков фикеренчә, тернәкләндерү үзәкләренең эшләү нәтиҗәлелеге күбесенчә кадрлар белән тәэмин ителүгә бәйле. Нәтиҗәлелек аудиты күп тернәкләндерү үзәкләренең медицина һәм педагогия кадрлары белән штат комплектлылыгы 70% дәрәҗәсендә булуын күрсәтте. Сәбәпләрнең берсе – тернәкләндерү үзәкләре медицина хезмәткәрләренә май указлары кагылмый һәм алар өстәмә түләүләрне алмыйлар.  

– Инвалидларны тернәкләндерү процессында мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре тиешле дәрәҗәдә актив катнаштырылмый, ә аларның күп очракта мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны тернәкләндерү һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә ярдәм итү өчен реаль мөмкинлекләре бар, – дип дәвам итте аудитор, һәм Эльмира Зарипова аны монда хуплады. «Бүген республикада бер генә тернәкләндерү үзәге дә әлеге хезмәтләрне алу өлешендә чикләнергә тиеш түгел. Һәм, әгәр элек уңайлы тирәлек булмауга уфтанырга мөмкин булса, хәзер үзәкләр урнашкан һәр районда мәдәният, ял һәм спорт учреждениеләре җитәрлек, аларга безнең балалар барлык кеше белән бер тигез йөри алыр иде, – дип өстәде министр. 

– Билгеле, бу хуҗалык бик катлаулы, үзенең үзенчәлекләре бар. Һәм без безнең алдагы тикшерүдән соң тәртип урнаштырылганын, уңай үзгәрешләр килеп чыгуын күрәбез. Хәзер ачыкланган бозулар күбесенчә функциональ характерда, һәм безнең ведомство, һичшиксез, аны төзәтәчәк. Тәмамланган нәтиҗәлелек аудиты сезнең киләчәктәге эшегезгә ярдәм итәр, – дип билгеләп үтте, сүзен йомгаклап, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. 

Аудит нәтиҗәләре буенча республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына күрсәтмә әзерләнде. Тикшерү материаллары Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына һәм республика Прокуратурасына юллана.

Документлар