27.12.2018

27 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы Коллегиясе Балтач муниципаль районында 2016-2017 еллар һәм 2018 елның узган вакыт аралыгы эчендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

Муниципаль берәмлекләрдә Хисап палатасы уздырган комплекслы тикшерүләр уздырганда ел саен дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану белән бәйле бозуларның шактый зур күләме ачыклана. Балтач районы да искәрмә генә булып калмады: гомуми күләме 112,8 млн. сум булган бозуларның яртысыннан аз гына кимрәге дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану барышындагы бозуларга туры килә.  

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, коммерциячел предприятиеләрнең муниципаль милектән районның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белән килешмичә генә файдалануның аерым фактлары ачыкланган. Мәсәлән, «Балтач» Хәләл индустриаль паркы территориясендә бәясе 5,2 млн. сум булган су белән тәэмин итү объекты урнашкан. Ул Балтач штб. балансында торган, әмма аңардан хокук билгеләүче документларсыз гына «Линово» ҖЧҖ  файдаланган. 

Милекче белән килешмичә Балтач штб. һәм Чепья авыл җирлеге балансында торган инженерлык челтәрләреннән, шулай ук Карадуган авыл җирлеге балансында торган өч торак пунктның газүткәргечләреннән  коммерциячел структуралар («Балтач ТКХ МПП» ААҖ, ООО «Чепья ТКХ МПП» ҖЧҖ, «ГазпромТрансгазКазань» ҖЧҖ) файдаланганнар. Милекнең гомуми бәясе – 33,9 млн. сум.   

Бухгалтерлык исәп-хисабын һәм хисап алып баруда 63,1 млн. сумга бозулар җибәрелгән. Мәсәлән, Карадуган гимназиясе, Чепья урта мәктәбе һәм «Хуҗалык эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесе балансларында гомуми бәясе 2,7 млн. сум булган дүрт автомобиль саналуларын дәвам итә, алар өчен транспорт салымы түләнә. Гәрчә транспорт элегрәк оператив идарәдән алынган булса да. 

Шуның белән бергә шул ук «Хуҗалык эксплуатация хезмәте» МБУ дә гомуми бәясе 35,3 млн. сум булган файдалануга алынган милекнең (24 мәктәп автобусы һәм аларга 20 тахограф) бәясе чагылыш тапмаган. 

Бухгалтерлык исәп-хисабын һәм хисап алып баруда ачыкланган бозулар тулы күләмдә юкка чыгарылса да, район һәм Балтач штб. башкарма комитетлары, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, «Хуҗалык эксплуатация хезмәте» Муниципаль бюджет учреждениесе, «Балтач муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе» Муниципаль казна учреждениесе вазыйфаи затларына карата алты административ беркетмә төзелә.

- Тикшерү Балтач штб. башкарма комитетының җир салымын үз вакытында күчермәгән өчен штрафлар, юридик затлар милкенә салым һәм Пенсия фондына кертемнәрне үз вакытында күчермәве өчен штрафлар һәм пеня түләү, шулай ук мәгариф органнарының чынбарлыкта оператив идарәдән алынган транспорт чаралары өчен транспорт салымы түләү фактларын ачыклады. Бухгалтерлык исәп-хисабын һәм хисап алып баруда ачыкланган бозуларның күләме һәм характеры тикшерелгән муниципаль районның учреждениеләренең бухгалтерлык хезмәтләре хезмәткәрләренең башкару дисциплинасын һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдә резервлар булуын дәлилли, диде, сүзен йомгаклап, С.Колодников.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми күләме 112,7 млн.сум, ягъни ачыкланган бозуларның 99% күләмендә чаралар күрелүен һәм күреләчәген хәбәр итте.  

Район башлыгы адресына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар