25.12.2018

25 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы традициягә әйләнгән узып баручы елга йомгак ясау, алда торган вакыт аралыгына бурычлар билгеләү һәм эшчәнлекнең аеруча актуаль юнәлешләре турында фикерләшү өчен җыелды.

19-20 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының чаралары, шул исәптән Президиум һәм Совет утырышлары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре өчен «Үсешнең милли максатларына ирешү мониторингы» темасына Стратегик сессия булып узды. Чараларда Татарстан Хисап палатасы вәкилләре дә катнашты. 

Аудитор Азат Вәлиев әлеге чаралар, тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең федераль дәрәҗәдә билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре турында мәгълүмат бирде.  Экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова Россия Федерациясе Бюджет кодексының төп планлаштырыла торган новацияләре, аерым алганда бюджетларны төзү һәм үтәү вакытында килеп чыга торган хокук мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Ә юридик бүлек башлыгы София Козинаның чыгышы тышкы финанс тикшерүе өлкәсендә өстенлекле законлы көйләү һәм хокук куллану практикасының актуаль юнәлешләре мәсьәләләренә багышланган иде. 

Алга таба яңгыраган сүзләр буенча, ТХО ның бурычы булып бозуларны ачыклау гына түгел, ә аларны юкка чыгару буенча максималь дәрәҗәдә чаралар күрүне тәэмин итү тора. Нәкъ шундый очракта гына эшнең нәтиҗәлелеге турында әйтергә мөмкин. Хисап палатасының тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгуновның чыгышы шушы темага багышланган иде. 

Муниципаль берәмлекләрдә комплекслы тикшерүләр уздыру вакытында ел саен дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану белән бәйле булган бозуларның шактый зур күләме ачыклана. Әлеге өлкәдә аеруча характерлы булган бозулар һәм кимчелекләр турында Хисап палатасы тикшерү-ревизия идарәсенең агымдагы тикшерү бүлеге башлыгы Александр Якупов хәбәр итте. 

- Республика Президентының еллык мөрәҗәгатендә җир ресурсларыннан файдалануның законлы һәм нәтиҗәле булуын системалы тикшерүне тәэмин итү бурычы куелды. Һәм Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының күптән түгел булып узган утырышында бюджетка түләүләрнең керүе үз вакытында һәм тулы күләмдә булуын, гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгару вакытында законнар таләпләрен саклауны  тикшерүне көчәйтү турында мәсьәлә тикшерелде, – диде алга таба Совет рәисе Алексей Демидов. 

Монда мәгълүмати база булып ТР Хисап палатасының җирләрне максатчан һәм нәтиҗәле куллануны, Татарстан Республикасында гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгару вакытында законнар таләпләрен саклауны  тикшерү нәтиҗәләре турында Хисабы хезмәт итте. Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча республика Президентына күп кенә тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр белән, шул исәптән муниципаль җир тикшерүенең нәтиҗәлелеген үстерү буенча да, мәгълүмати хат юлланды. Алар белән танышкач, Президент республика Хөкүмәтенә һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тиешле эшне оештырырга йөкләмә бирде.  

Ведомствоара координацияләү советының шул ук утырышында муниципаль берәмлекләрдә финанс тикшерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, җибәрелә торган бозуларның сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча чаралар турындагы мәсьәлә дә каралды. 

А.Демидов билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләрдә тикшерү чараларының нәтиҗәләрен анализлау ачыкланган бозуларның типик һәм системалы булуын дәлилли. Ә бу исә урыннарда финанс тикшерүе механизмнарын камилләштерүнең зарурлыгы турында сөйли. 

Шуннан чыгып, Совет тарафыннан рекомендация буларак аларның үз вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары өчен тикшерүләрнең тематикалары һәм мәсьәләләренең үрнәк исемлеге килештерелгән. Басым законнар күзлегеннән дә, коррупция күренешләре ягыннан да куркынычлылык зонасында булган өлкәләргә ясалды. Бу, беренче чиратта, милек һәм җир ресурслары белән идарә итү. 

Совет муниципаль берәмлекләр башлыклары адресына бюджет дисциплинасы дәрәҗәсен күтәрү буенча, тикшерү-хисап палаталары функционалын да катнаштырып, тәкъдим ителә торган чаралар турында мөрәҗәгать җибәрергә карар кабул итте. 

Алдагы еллардагы кебек үк, 2018 елда Татарстан җитәкчелеге йөкләмәләре буенча тикшерү чаралары уздырылды. Шулай, республика Президенты йөкләмәсе буенча муниципаль хезмәттәшләрнең актив катнашуында квартал саен сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә мониторинг уздырылды. Аның нәтиҗәләре турында Президентка даими хәбәр итеп торылды. 

Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча үткәрелгән муниципаль берәмлекләрдә парклар һәм скверлар булдыру һәм аларны төзекләндерүгә бүленеп бирелгән бюджет чараларын файдалануны тикшерүгә шулай ук муниципаль ТХП җәлеп ителде. 

- Сезнең катнашу объектларны йөз процент колачлап алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Зур эш алып барылды, – дип дәвам итте А.Демидов, Әлки, Нурлат һәм Питрәч муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталарының материаллар әзерләүгә җаваплы якын килүләрен билгеләп.  

Шул ук вакытта Алексеевский һәм Кайбыч муниципаль районнары ТХП рәисләре куелган бурычны үтәүгә бик формаль карадылар. Бары тик ТР Хисап палатасы Рәисе катышканнан соң гына материаллар эшләп бетерелде.  

Традиция буенча ТР ТХО Советы утырышында муниципаль тикшерү-хисап органнары рәисләренең урыннардагы эш практикасы турында чыгышлары яңгырады. Бу юлы үз тәҗрибәләре белән Чистай һәм Балтач районнарыннан палата җитәкчеләре Ольга Гришина һәм Равил  Кәримов уртаклашты. 

Утырышта муниципаль тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең 2018 елның 11 ае эчендә төп күрсәткечләре яңгырады: 713 тикшерү чарасы уздырылган, 10 млрд. 375 млн.сумлык бозулар ачыкланган.  Тикшерү йомгаклары буенча 9 млрд. 225 млн. сумга чара күрелгән һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына торгызылган (узган елда – 2 602 млн.сум). 

Шул ук вакытта ачыкланган бозулар күләменең шактый үсеше Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча килеп чыга (8,5 млрд. сум, рәисе Илнар Нургалиев).

Шулай ук Яр Чаллы шәһәре (Татьяна Шливе), Әлмәт (Гөлнара Насыйбуллина), Азнакай (Наталья Сәлимова), Апас (Илгизәр Фәхретдинов), Бөгелмә (Ләйсән Фәтхетдинова), Алабуга (Вера Сазанова), Яшел Үзән (Светлана Кадыйрова), Менделеевский (Миңлерәсимә Әхмәтшина), Минзәлә (Гүзәлия Әхмәдуллина), Түбән Кама (Марина Юмангулова), Яңа Чишмә (Роман Губкин), Нурлат (Марина Ибраһимова), Питрәч (Сергей Павлов), Балык Бистәсе (Азат Бәдретдинов), Тукай (Наталья Парамонычева), Чистай (Ольга Гришина) муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталары аеруча нәтиҗәле эшли. 

Узган елгы эш нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Әгерҗе (Валерий Сутягин), Әлки (Андрей Агапов), Мөслим (Вячеслав Харитонов), Сарман (Рәмзия Сәлимҗанова), Теләче (Салават Фәрхетдинов), Ютазы (Римма Хафизова) муниципаль районнарының тикшерү-хисап органнары эш күрсәткечләрен күтәрде.  

2017 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс тикшерүчесе» исеменә үткәрелгән бәйге җиңүчеләре ачыкланды: алар – Чүпрәле муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы рәисе Рәзидә Гафурова һәм Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасы  аудиторы Руслан Арсланов. 

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Мактау грамоталары белән муниципаль ТХО җитәкчеләре Светлана Камалова (Кукмара районы) һәм Андрей Агапов (Әлки районы) бүләкләнде. 

Узып баручы елдагы эшкә нәтиҗә ясап, Алексей Демидов башланып килүче яңа елда эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде: 

1. Алдагы елларга Росия Хисап палатасы һәм регионнар тикшерү-хисап органнарының төп бурычы булып милли проектларны мониторинглау торачак. Иң якын арада күрсәткечләр, мәгълүматлар җыю методлары исемлеге, йомгаклау документларын әзерләү тәртибе белән төгәл методика эшләү планлаштырыла. Әлеге юнәлешне тормышка ашыру өчен муниципаль хезмәттәшләрнең тырышлыкларын да берләштерергә кирәк булачак.  

2. 2018 елда ТР Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларның гомуми күләменең 40% чамасы муниципаль районнарга туры килә. Шуңа күрә игътибарны эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгына, аерым алганда, муниципаль милек, шул исәптән аеруча коррупция куркынычына дучар булган юнәлеш – җир ресурслары белән идарә итү һәм аннан файдалануны тикшерүгә юнәлтергә кирәк.  

«Авыл хуҗалыгы җирләреннән законсыз файдалануларны, бигрәк тә шәһәр яны районнарында бик күп күрәбез без», – диде узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге юнәлештә тикшерүнең әһәмиятен билгеләп үтте. 

– Республика башлыгы бик төгәл бурыч – авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан файдалануны тәэмин итүне куйды. Әлеге мәсьәләне күз уңында тотуыгызны сорыйм, – дидп ассызыклады А.Демидов.  

3. Тикшерүләр йомгакларын максималь дәрәҗәдә тормышка ашыру өчен: 

- күрсәтмәләрнең үтәлешен, тикшерү чаралары барышында ачыкланган бозулар буенча чаралар күрүнең тулылыгын һәм үз вакытында булуын нәтиҗәле тикшерүне тәэмин итәргә; 

- финанс бозулары җибәргән затларны административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. 

РФ Хисап палатасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм республиканың муниципаль тикшерү-хисап органнары административ хокук бозулар турында иң күп санда беркетмәләр төзегән тышкы финанс тикшерү органнары исемлегенә керә. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, 2018 елда республика Хисап палатасы һәм муниципаль тикшерү-хисап органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан төзелгән беркетмәләр саны кимеде. Димәк, закон белән бирелгән бюджет дисциплинасын күтәрүгә ярдәм итә торган вәкаләтләрне башкару буенча эшне алга таба көчәйтү буенча билгеле резервлар бар әле. 

4.  44-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законы буенча вәкаләтләрне, шулай ук бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыру буенча тикшерү-хисап органнарының Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән бюджет вәкаләтләренең берсен тулы күләмдә үтәү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Документлар