21.12.2018

19-20 декабрь көннәрендә Россия Федерациясе Хисап палатасында Татарстан Хисап палатасы вәкилләре катнашында берничә чара булып узды.

РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы Президиумы утырышында Идел буе федераль округында Совет бүлеге рәисе, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов 2018 елда бүлекнең эш нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Президиум федераль округлардагы Совет бүлекләре эшен канәгатьләнерлек дип тапты.

Икенче көнне Алексей Демидов, РФ ТХО Советының методология мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары, ТР ХП аудиторы Азат Вәлиев, РФ ТХО Советының хокукый мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы, ТР ХП юридик бүлеге башлыгы София Козина һәм ТР ХП экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы утырышында катнашты. 

РФ ТХО Советы һәм Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин үзенең чыгышында Россия Хисап палатасының Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлеге үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Алдагы алты елга төп бурыч булып милли проектларны мониторинглау тора. Аның сүзләре буенча, әлеге юнәлештә үзара хезмәттәшлек – төп максатларга ирешүнең кирәкле элементы. «Бу вакытта алынган нәтиҗәләрнең чагыштыра алырлык һәм бертөсле булуы бик мөһим. Моның өчен мониторинг  мәгълүматлар белән нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә торган бердәм методология буенча тормышка ашырылырга тиеш», – дип белдерде Алексей Кудрин.

Бүген тикшерү-хисап органнарына тышкы аудитка стратегик якын килүне куллану кирәклеге билгеләп үтелде. Әмма моның өчен тикшерү-хисап органнары тиешле вәкаләтләрне алсыннар һәм стратегик планлаштыруның тулы канлы катнашучылары булсын өчен регионнардагы законнарны камилләштерү зарур. Ә бүген исә Россиянең кайбер регионнарында дәүләт программалары проектлары тикшерү-хисап органнарына экспертизага юлланмый да. 

Бергә эшләү өчен башка юнәлешләр арасында проект һәм процесслы идарәне кертү, санлы технологияләрнең мөмкинлеген киңәйтү һәм тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү билгеләп үтелде. 

Утырышта 6-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты текстын тәгаенләү буенча Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнарының тәкъдимнәре каралды. 

Совет Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең Этика һәм хезмәт тәртибе кодексының яңа редакциясен раслады, 2018 елда Совет комиссияләренең нәтиҗәләрен, 2019 елга ТХО Советы эш планы, федераль округлардагы Совет бүлекләре һәм Совет комиссияләре эш планнары проектларын, шулай ук күп кенә оештыру мәсьәләләрен карады. 

Россия Федерациясе субъектлары тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре өчен «Үсешнең милли максатларына ирешү мониторингы» темасына Стратегик сессия йомгаклау чарасы булып торды.




Документлар