29.10.2018

29 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узып киткән чорында Мамадыш муниципаль районнарында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү йомгакларын карады һәм раслады.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы барашында район Башкарма комитеты, шулай ук Мамадыш шәһәре һәм Түбән Шандыр авылы җирдеге башкарма комитетлары тарафыннан бюджет төзегәндә һәм башкарганда килеп чыккан бозулар ачыкланган. Районның әлеге учреждениеләре тарафыннан биотермик чокырлар тирәсен тотып алуны оештыру, урамнарны яктырту системасын модернизацияләү, шулай ук элемтә хезмәте өчен түләү һәм төзелеш материаллары сатып алу буенча чыгымнар бюджет классификациясенең тиешле кодлары буенча үткәрелмәгән.
Моннан тыш, муниципаль милек белән идарә итү һәм тоту белән булган бозулар да ачыкланган. 
Шулай, тикшерү узган чорда Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты балансында булган гомуми бәясе 6 млн. сумлык җылыту челтәрләре һәм башка энергетика җиһазлары, районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән килештерми торып,  чынлыкта коммерциячел предприятие («Мамадыш җылыту челтәрләре» ААҖ) кулланылышында булуы ачыкланды. 
С.Колодников үз чыгышында шулай ук тикшерү барышында җирле бюджетны тулыландыру резервлары булу ачыклануын билгеләп үтте. Шулай, мәсәлән, тикшерү чарасын үткәрү көненә төзелгән килешүләр буенча җир кишәрлекләрен арендалаган өчен гомуми күләме 2,5 млн. сумлык вакытында түләмәү очрагын килеп чыккан. Әлеге факт вәкаләтле орган буларак районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан арендаторлар белән претензия эшен тиешле дәрәҗәдә алып бармавы хакында сөйли. 
Мамадыш шәһәре тирәсендә гомуми бәясе 2,4 млн. сумлык җир кишәрлекләренең коммерциячел структуралар тарафыннан җирләрне арендалау яки шәхси милек итеп тиешле рәвештә теркәүсез бизнес объектлары итеп куллану очраклары ачыкланган. 
Үткәрелгән тикшерү чарасы җитәкчесе шулай ук булган муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итүне тикшерүне арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Шулай, Мамадыш башкарма комитеты тарафыннан бәясе 0,3 млн. сумлык утилизацияләү буенча биологик җайланма кулланылмаган. Моннан тыш, Хисап палатасы инспекторлары район мәгариф учреждениеләре тарафыннан гомуми күләме 4,5 млн. сумлык унтугыз берәмлек транспорт чарасын (автобуслар, йөк машиналары һәм тракторлар) хуҗалык әйләнешенә кертү яки үз вакытында гамәлдән сызып ташлау буенча чаралар күрелмәвен ачыклады. Шул ук вакытта югарыда атап кителгән кулланылмый торган автотранспорт өчен тикшерү уздырган чорда район мәгариф учреждениеләре тарафыннан район бюджеты хисабына гомуми күләме 140 мең сумлык транспорт салымы түләнгән, бу җирле бюджет чараларын нәтиҗәсез куллануга китергән. 
Район бюджеты чараларын 745 мең сумга нәтиҗәсез куллану шулай ук гомуми белем бирү системасы учреждениеләре тарафыннан хисапны вакытында тапшырмау һәм салым түләмәү аркасында штраф һәм пенялар түләү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Моннан тыш, тикшерү барышында районның 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә штатта медицина хезмәткәрләре булган хәлдә медицина эшчәнлеге алып баруга хокук бирә торган лицензия булмау билгеләп үтелде. 
Аудитор сүзләренә караганда, ачыкланган бозуларның гомуми күләмендә иң зур күләмне учреждениеләрдә бухгалтерлык исәбе буенча финанс операцияләрен чагылдырганда һәм финанс хисабын төзегәндә җибәрелгән бозулар тәшкил иткән. 
Шулай, районның Башкарма комитеты балансында тора торган гомуми бәясе 15,8 млн. сумлык биналар һәм йортлар төрле оешмаларга түләүсез файдалануга тапшырылу очрагы аның исәбендә чагылыш тапмаган. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының бухгалтерлык исәбе буенча җирне арендалаган өчен түләү буенча 4,7 млн. сумлык булган бурыч чагылыш тапмаган, район казнасы милеге исә баланс бәясе белән түгел, ә анда булган объектларның калдык бәясе буенча чагылдырылган, нәтиҗәдә район казнасы милке 38,8 млн. сумга киметелгән. 
Тикшерү чарасы барышында бухгалтерлык исәбен алып бару, бухгалтерлык (финанс) хисабын төзү буенча ачыкланган бозулар учреждениеләр тарафыннан тулысынча юкка чыгарылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмә – Мамадыш муниципаль районы башлыгына, тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына юллана. 


Документлар