29.10.2018

29 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелегендә узган утырышында 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узып киткән чорында Буа муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Район бюджетының төп өлеше бюджетара трансфертларга кагыла, тикшерелгән чорда аларның гомуми күләме 1 млрд. 573 млн. сум тәшкил итте. Күрсәтелгән чаралар Хисап палатасы тарафыннан тулы күләмдә тикшерелде. 
Ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрнең шактый өлеше бухгалтерлык исәбен алып бару, финанс хисабын төзү, шулай ук муниципаль милек белән идарә итүгә бәйле. Аерым алганда, муниципаль милектә булган объектларны нәтиҗәсез куллану очраклары ачыкланды. Тикшерү чарасы җитәкчесе Илнур Мөбәраков билгеләп үткәнчә, тикшерү узган чорда 21 күчемсез милек объекты (административ биналар, торак булмаган биналар) аерым очракларда 3 елдан артык вакыт дәвамында эксплуатацияләнмәгән, бу тиешле дәрәҗәдә карамау нәтиҗәсендә милекне югалту буенча билгеле куркынычларга китерергә мөмкин.
Аудитор шулай ук Буа районы территориясендәге җирләрнең, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрнең, ком табу буенча карьерларны законсыз булдыру, каты көнкүреш калдыклары чүплекләрен урнаштыру нәтиҗәсендә максатчан кулланмауның 7 очрагы ачыклануын билгеләп үтте, 
– Бәясе 29 млн. сумнан артык булган коммуналь инфраструктура (су белән тәэмин итү, канализация челтәрләре) объектлары килешүләр төземичә торып коммерциячел оешма («Буинск-Водоканал» АҖ) тарафыннан файдаланыла, – дип хәбәр итте үз чыгышында И.Мөбәраков. 
Тикшерү чарасы барышында шулай ук Түбән Наратбаш авылында 16,8 млн. сумлык яңа төзелгән су белән тәэмин итү челтәре суның начар сыйфатлы булуы белән бәйле рәвештә халыкка хезмәт күрсәтү өчен кулланылмый. Суга анализ үткәрү нәтиҗәсендә тимернең – чик нормадан 40 мәртәбә, марганецның 6 мәртәбә артыграк булуы ачыкланган. 
Моннан тыш тикшерү барышында муниципаль сатып алулар башкарган чакта җибәрелгән бозулар ачыкланды. Җибәрелгән бозулар чынлыкта башкарылмаган эшләрне, китерелмәгән товарларны кабул итү һәм алар өчен түләү белән бәйле.
Шулай, 2017 елда район бюджетына «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын түләү өчен бюджетара трансфертлар бирелгән. Чаралар «АБВГДЕЙКА» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тарафыннан компьютер техникасы, костюмнар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әсбаплар сатып алуга тотылган. 2017 елның июлендә «ЭЛЕКТРОХОЛОД» ҖЧҖ (Пермь ш.) белән 2017 елның 31 декабренә кадәр товарлар китерү буенча 241 мең сумга килешү төзелгән. Китерүчегә 100% аванс түләве күчерелгән. Тикшерү барган вакытта чынбарлыкта товар китерелмәве ачыкланды. 
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Буа муниципаль районы Башлыгына – күрсәтмә, тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрелә. 

Документлар