19.10.2018

18 октябрьдә Секешфехервар шәһәрендә (Венгрия) «Җирле хакимият органнарына карый торган предприятиеләргә аудит» темасына ЕВРОРАИ ның халыкара семинары булып узды, биредә 25 чит ил дәүләтләреннән тышкы финанс тикшерүенең регионнардагы органнарының 150 вәкиле катнашты.

Россия Федерациясен Татарстан Республикасы, Кабардин-Балкар Республикасы, Волгоград, Владимир, Ленинград, Ростов, Самара, Тверь, Төмән өлкәләренең, Ставрополь крае, Ямало-Ненец автоном округы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең 14 тикшерү-хисап органы тәкъдим итте. 

Семинарның сессияләре җирле хакимият органнарына карый торган предприятиеләр эшчәнлегенә финанс аудиты, туры килү аудиты һәм нәтиҗәлелек аудитын үткәрүнең практик аспектларына багышланган иде. 

Аерым алганда, тыңлаучыларның игътибары коммерциячел оешмаларга карата уздырылган тикшерү чаралары  буенча хисапларны урнаштырганда конфиденциальлек режимын саклауның Европа тәҗрибәсенә юнәлтелде. Аларны тикшерү буенча хисаплар бастырылмый (игълан ителми). «Тикшерү-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең төп принциплары турында»гы федераль закон нигезендә ТХОның вазыйфаи затларының тикшерелә торган органнар һәм оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагыла торган мәгълүмат, шул исәптән билгеләнгән тәртиптә коммерция сере булган мәгълүмат белән дә танышырга хокуклары барлыгын билгеләп үтәргә кирәк.  Алар белән танышу мөмкинлеге алган затларга закон көчендә аларның конфиденциальлеген саклауны тәэмин итү бурычы йөкләнә – әлеге белешмәләр иясенең рөхсәтеннән башка өченче затларга хәбәр тарату тыела (законнар белән каралган очраклардан тыш). Әлеге бурычны бозган затлар закон белән каралган җаваплылыкка (гражданлык-хокукый, дисциплинар, административ яисә җинаять) тартыла. 

Татарстан Республикасы Хисап палатасы докладын аның аудиторы Азат Вәлиев сөйләде. Инглиз телендә профессиональ һәм бик аңлаешлы итеп ул дәүләт катнашы булган оешмаларга аудит уздыруның практик тәҗрибәсе турында сөйләде, тикшерүләр еллык планының дәүләт компанияләре эшчәнлегендә килеп туарга мөмкин булган куркынычларны бәяләү нәтиҗәләре нигезендә формалаштырылуын билгеләп узды.  Мәсәлән, агымдагы елда югары технологияләр өлкәсендәге дәүләт технопарклары: «Химград» технополисы, «Идея» инновацияле-җитештерү технопаркы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «ИТ-парк» тикшерелде. 

Аудитның методологиясенә кагылсак, Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан Дәүләт (муниципаль) унитар предприятиеләре, устав капиталларында дәүләт (муниципаль берәмлек) өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен тикшерү буенча махсус методик тәкъдимнәр әзерләнде. Методик тәкъдимнәрдә тикшерүнең бурычлары, объектлары, аудитор исбатлауларының чыганаклары, тикшерү чараларын әзерләү һәм үткәрү, аларның нәтиҗәләрен тормышка ашыру тәртибе җентекләп язылган. 

– Дәүләт катнашы булган компанияләргә аудит уздырганда, кагыйдә буларак, без комплекслы якын килүне – берьюлы финанс аудиты, туры килү аудитын һәм нәтиҗәлелек аудитын кулланабыз. Шул ук вакытта тикшерүнең җитәкче принципларына таянып, төп игътибар оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең экономиялелегенә, продуктлылыгы һәм нәтиҗәлелегенә, ә тикшерү чараларын планлаштыру этабында  мөмкин булган куркынычларны ачыклау һәм анализлауга бирелә. Аудитның типовой программасы 18 төп блок буенча системалаштырылган 120 бәяләү критериен үз эченә ала, – дип хәбәр итте Азат Вәлиев.  

Методик тәкъдимнәр Россия Федерациясе Тикшерү-хисап органнары порталында Электрон китапханәдә урнаштырылган һәм башка регионнардагы хезмәттәшләргә куллану өчен тәкъдим ителгән. 

2017 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов җитәкли торган Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе буенча Ведомствоара координацияләү советы  Дәүләт (муниципаль) милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча методик тәкъдимнәр эшләде. Документта милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп куркынычларның анализы, шулай ук алар белән идарә итүнең типовой чаралары тәкъдим ителә. Татарстан Хисап палатасының доклады зур кызыксыну тудырды, чыгыш ясаучыга бик күп сораулар бирелде. 

Документлар