28.09.2018

28 сентябрьдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыклана торган Бозулар классификаторын куллануның әһәмиятле мәсьәләләренә багышланган видеоконференция узды.

Россия Федерациясе Хисап палатасының эшчәнлекне методологик яктан тәэмин итү һәм тышкы дәүләт (муниципаль) аудитны (тикшерү) тормышка ашыру департаменты вәкилләре хәбәр иткәнчә, Классификаторны 4 ел дәвамында гамәлдә куллану барышында ил буенча – региональ һәм муниципаль тикшерү-хисап органнарыннан шактый күләмдә сораулар килгән. Әлеге сораулар РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының Методология буенча комиссиясендә тупланып барган, һәм видеоконференция барышында аларның кайберләренә – җентекле аңлатма, икенчеләренә җавапны кайдан эзләргә икәнлегенә киңәш бирелде. Һәм, билгеләп үтелгәнчә, бу – беренче адым гына, Классификаторны камилләштерү буенча эш дәвам иттереләчәк.

Документлар