07.09.2018

Татарстан Хисап палатасы 2016-2017 еллар һәм 2018 елның узган вакыт аралыгы эчендә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән республика бюджет чараларын файдалануны план буенча тикшерү уздырды.

Татарстан Республикасында шундый өч югары уку йорты: Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты һәм Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты эшли. Тикшерелә торган вакыт аралыгы эчендә аларга бүлеп бирелгән тикшерелгән бюджет чараларының гомуми күләме 408,4 млн. сум, ә ачыкланган бозулар һәм кимчелекләр – 8,5 млн сум тәшкил итә. 
Дәүләт муниципаль хезмәт институтында учреждение балансында тора торган автотранспорт чараларыннан файдалану вакытында ягулык-майлау материалларын нигезсез гамәлдән төшерү очраклары ачыкланды.  Биредә шулай ук командировка чыгымнарын нигезсез кире кайтару очраклары да табылды. 
Аудитор Сергей Колодников сүзләре буенча, бухгалтерлык исәп-хисабын алып бару, бухгалтерлык финанс хисаплылыгын төзүне бозуларның гомуми күләме  5,9 млн сум тәшкил итә. Шулай, ӘДНИ исәбе буенча учреждение балансында торган гомуми бәясе 5,1 млн. сум булган бина һәм автобусны чит оешмаларга тапшыру факты чагылыш тапмый. Ә ӘДМХИ бухгалтерлык регистрларында гомуми бәясе 800 мең булган төп чаралар һәм материаль байлыклар ялгыш чагылдырылган. Югары уку йортларының баш хисапчыларына карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. 
Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан дәүләт сатып алулары һәм сатып алулар башкарган вакытта гомуми күләме 1,9 млн. сум булган бозулар ачыклана. Әлмәт муниципаль хезмәт институты һәм Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты тәэмин итүчеләргә контрактлар шартларында каралмаган 1,6 млн.сум күләмендә булган аванс биргәннәр.  
- Бозуларның зур өлеше үз вакытында юкка чыгарыла, – дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов. – Аларның гомуми күләменең өчтән ике өлеше бухгалтерлык исәбен алып баруда, бишенче өлеше – сатып алулар өлкәсендә. Шулай булгач, безгә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын күтәрү буенча эшне көчәйтү, ә бәлки аерым затларга карата дисциплинар җәзаларны кабул итү кирәк. 
Тикшерү йомгаклары буенча тиешле чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла. 

Документлар