07.09.2018

7 сентябрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Биектау муниципаль районында 2016-2017 еллар һәм 2018 елның узган вакыт аралыгы эчендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 2,5 млрд. сум булган чаралар тикшерелде.  69 млн. сумга бозулар һәм кимчелекләр (тикшерелгән чараларның гомуми күләменең 2,7 %) ачыкланды. 
Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, 30 млн. сум чамасы бозуларны район башкарма комитеты бюджет формалаштыру һәм үтәү вакытында җибәрә. Объектлар төзелеше һәм ремонт уздыру вакытында хезмәтләрнең арттырып күрсәтелгән күләмнәренә түләнгән 2,6 млн. сум күләмендәге чаралар нәтиҗәсез файдаланылган. Шулай, район башкарма комитеты подрядчыга («Күптармаклы предприятие – МП» ҖЧҖ) 227,3мең сум чынбарлыкта районның авыл җирлекләре территориясендә биотермик чокырлар һәм хайван каберлекләрен ремонтлау буенча башкарылмаган хезмәтләр өчен түләгән. Шуның өстенә тугыз тикшерелгән объектның сигезендә тоташ коймалар булмавы, һәм потенциаль куркыныч урыннарга якын килү ирекле булуы ачыкланды. Ә Чыршы авылы янындагы биотермик чокыр янында көнкүреш калдыклары һәм эре мөгезле терлекләр калдыкларының санкцияләнмәгән түгү урыны ачыкланды. 
- Муниципаль милек белән идарә итү һәм аңардан файдалану белән бәйле бозулар гомуми суммасы 26,2 млн. сум чамасы күләмендә җибәрелгән, – дип хәбәр итте алга таба Сергей Колодников. – Муниципаль күчемсез милекнең аерым объектлары, районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән килештермичә, коммерциячел предприятиеләр тарафыннан файдаланыла. Мәсәлән, Биектау бистәсендә гомуми бәясе 2,5 млн. сум булган өч гараж һәм район башкарма комитеты административ бинасының бер өлешен милекче рөхсәтеннән башка «Күчемсез милек үзәге» МУП куллана. 
Әлдермеш авыл җирлегендә Сая авылы тирәсендә ком чыгару буенча санкцияләнмәгән карьер ачыкланды.
Муниципаль милектән нәтиҗәсез файдалануның аерым фактлары да ачыклана. Шулай, 2 нче номерлы Биектау урта мәктәбендә мәктәп укучыларына табибка кадәрге карау үткәрү өчен Үзәк район хастаханәсеннән тапшырылган бәясе 300 мең сум булган «Армис» аппарат-программалы комплексы эшсез тора. Ә Биектау авыл җирлеге башкарма комитетына  3 млн. сум торган «Камаз» автомобиле базасындагы автокран кирәк булып чыкмый.  
2017 елның июнендә Пановка мәктәбе ябылды, дип хәбәр итә алга таба С. Колодников. Ләкин мәктәпнең үз бинасы һәм ике җылыту казанлы котельный бинасының саклануын тәэмин итмиләр, бу, аудитор фикеренчә, 1,2 млн.сум булган муниципаль милекне алга таба юкка чыгаруга китерергә мөмкин.  
Үз чиратында, Мәмдәл авыл җирлеге башкарма комитеты хәзерге көнгә кадәр ике балалар уен мәйданчыгында бәясе 200 мең сум булган җиһазны тоташтырып гамәлгә кую буенча һаман карар чыгармаган. Сүз уңаеннан, тренажерлар һәм җиһазлар гражданнарның 2017 елда җыйган үзарасалым чаралары хисабына алынган. 
Тикшерү барышында 2016 елда Мелиораторлар урамы, 10 адресы буенча урнашкан Биектау җитештерү базасының  «Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖ нә база урнашкан җир кишәрлегенең бәясен исәпкә алмыйча гына сатылуы ачыкланды. Нәтиҗәдә, җирле бюджет сатып алучыдан 14 млн. сумны алып бетермәгән. 
Бухгалтерлык исәбен алып баруны, финанс хисаплылыгын тупас бозып күрсәтү фактлары буенча район учреждениеләренең вазыйфаи затларына карата 5 беркетмә төзелде.
- Тикшерү нәтиҗәләре буенча мин бозуларны тиз арада юкка чыгару буенча йөкләмәләр бирдем, – дип хәбәр итте Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Иң элек биотермик чокырлар һәм терлекләр каберлекләре буенча. Коймалар куела, Чыршы авылы янындагы чүплек юкка чыгарылды. Тулаем алганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 99% ы буенча чаралар кабул ителде һәм аларны үтәргә кирәк. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелә. Тиешле мәгълүмат Ветеринария һәм фитосанитария  күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсенә юллана. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла. 

Документлар