07.09.2018

7 сентябрьдә Алексей Демидов рәислегендә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясендә Лаеш районында 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узган вакыт аралыгы эчендә бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Район бюджеты чыгымнарының төп өлеше тикшерелә торган вакыт аралыгы эчендә 1 млрд. 415 млн. сум тәшкил иткән бюджетара трансфертларга туры килә. Әлеге чаралар тулы күләмдә тикшерелде һәм финанс бозулары 99 млн. сум дип ачыкланды. 
Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, авылда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Лаеш районына 2016 елда торак шартларын яхшыртуга гражданнарга социаль түләүләр өчен субсидияләр бирелә. Әмма 896 мең сум адресатларга барып ирешми һәм фактта ике ел чамасы диярлек коммерциячел эшчәнлек алып баручы предприятие («Капиталь төзелеш идарәсе» МУП) карамагында тора, бу бюджет чараларын югалту куркынычын китереп чыгара. 
- Сатулашулар уздырмыйча гына килешүләр төзү фактлары ачыкланды, бу сатып алулар турындагы гамәлдәге законнарны бозу булып санала. 10 млн. сумга якын бәягә шундый заказларны урнаштыру очраклары ачыкланды. Аларның шактый өлеше бер тәэмин итүчегә –«Лаеш» ҖЧҖ кә туры килә, – дип билгеләп узды И.Мөбарәков. 
Моңардан тыш, заказчыларның чынбарлыкта башкарылмаган хезмәтләр өчен түләү фактлары ачыклана. Шундый бозуларның гомуми күләме 1,7 млн. сум тәшкил итә. Мәсәлән, районның башкарма комитеты 2017 елның августында «Лаеш» ҖЧҖ нә Пәрәү авылы тирәсендәге карьерны рекультивацияләү өчен 253 мең сум түли. Әмма тикшерүчеләр подрядчы тарафыннан мондый эшнең чынбарлыкта башкарылмавын ачыклыйлар. Аңа Хисап палатасы тикшерүе барышында әлеге хезмәтне башкарырга туры килә.
Шул ук елны район башкарма комитеты шул ук юл белән «КАПСТРОЙ» ҖЧҖ белән дә 652 мең сум күләмендә Комлы Ковал авылында килү юлларын һәм тротуарларны башкарылмаган реконструкцияләү өчен исәп-хисап ясала. Шуңа бәйле рәвештә, дип аудитор билгеләп үткәнчә, тиешле органнарга хезмәтләрне башкаруга техник күзәтчелекне тормышка ашыра торган һәм шуның өчен тиешле түләү ала торган оешмага – «Капиталь төзелеш идарәсе» МУПнә берничә сорау бирү кирәк. «Әлеге оешма чынбарлыкта үз эшен башкармый, ә аңа хезмәт күрсәтүләре өчен түләнгән чараларны бюджетка кире кайтарырга кирәк», – диде И.Мөбәрәков.
Лаеш районында бозуларның иң зур күләме – 45 млн. сум чамасы – муниципаль милек белән идарә итү һәм аңардан файдалану өлкәсендә ачыкланды. 
Мәсәлән, муниципаль коммуналь техникасының зур саны (26 транспорт чарасы) сатулашулар уздырмыйча гына инде алда билгеләп үтелгән «Лаеш» ҖЧҖ нә арендага бирелгән. Әлеге фактлар буенча тикшерү материалларын Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрергә карар чыгарылды.  
- Районда җирлекләр җирләренең шактый өлеше коммерциячел структураларга аренда түләвенең минималь ставкалары буенча торак төзелешенә бирелә, алар чынбарлыкта файдаланылмый, вак кишәрлекләргә бүленә һәм өченче затларга тапшырыла, – дип билгеләп үтте И.Мөбарәков алга таба. 
Шулай, 2014 елда «АйПиКом» ҖЧҖнә Кече Кабан авылында елына 38,6 мең сум аренда түләве белән өч елга азкатлы торак төзелеше өчен 1 000 га мәйдандагы кишәрлек бирелә. Өч елдан соң җир кишәрлеген үзләштерү белән бәйле рәвештә килешү озайтыла: биредә 44 кв.м мәйданлы корылма төзелә. Хәзерге моментка арендага алынган җир 95 мөстәкыйль кишәрлеккә ызанлаштырылган. 
Лаеш районы территориясендә, пилотсыз техника кулланып, җирләрнең, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләренең, максатсыз файдалануның 11 очрагы: ком чыгару буенча карьерларны санкцияләрсез куллану, очып китү-төшү полосаларын урнаштыру, ККК полигоны ачыкланды.  
Бухгалтерлык исәбен алып баруны тупас бозу, финанс хисаплылыгын бозып күрсәтү очраклары буенча Хисап палатасы инспекторлары административ хокук бозулар турында 9 беркетмә төзеде.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча мәгълүмат муниципаль берәмлек башлыгына, Татарстан Республикасы Прокуратурасына, Финанс министрлыгына һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелә. 


Документлар