06.07.2018

6 июльдә Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы коллегиясе утырышында 2015-2018 еллар эчендә тәмамланмаган төзелеш күләмнәрен киметү һәм объектларны муниципаль берәмлекләргә (файдалана торган оешмаларга) тапшыруның билгеләнгән тәртибен саклау буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләре расланды.

Быелгы ел башына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чаралары хисабына тәмамланмаган төзелеш һәм реконструкцияләүнең күләме 46 458 млн.сум тәшкил итте. 2015 елның 1 гыйнваренә карата мәгълүматлар белән чагыштырганда, Татарстан Республикасы бюджеты буенча – 2,8 тапкыр, җирле бюджетлар буенча 2,7 тапкыр кыскарту булды дип хәбәр итте аудитор Азат Вәлиев.

2018 елның 1 гыйнваренә карата торыш буенча Төп инвестицияләү-төзелеш идарәсе балансында 20,8 млрд. сумлык 1 004 тәмамланмаган объект санала. Өч ел эчендә тәмамланмаган объектларның бәясе – 12,7 млрд. сумга, саны 1 916 берәмлеккә кимеде. 

Тикшерү 18 объектның озак вакыт дәвамында финансланмавын һәм файдалана торган оешмаларга тапшырылмавын ачыклады. Мисал өчен, Югары Ослан муниципаль районында егәрлеге тәүлегенә 1000 м3 һәм бәясе 70,8 млн. сум булган «Пятидворье» коттедж комплексының биологик чистарту корылмалары» файдаланылуга тапшырылмаган һәм сакланылмый. 

Шулай ук Балык Бистәсе авылында да челтәрләре белән чистарту корылмасы төзелеше тәмамланмаган. Объект 2004 елда төзелә башлаган, заказчысы булып БИТИ тора, 42,6 млн. сум акча үзләштерелгән. 11,3 млн.сум күләмендәге төзелешне соңгы финанслау 2008 елда була. 

Газлаштыру фонды балансында 2018 елның 1 гыйнваренә карата торыш буенча 3 897 млн. сумга 1 078 финанс булмаган активлар объектлары (1.01.2018га карата – 4 225 млн. сум, 1 330 данә) санала.

Фондның аерым объектлары буенча аларны муниципаль берәмлекләргә тапшыру процедурасы тәмамланмаган, аерым техник җитешсезлекләр ачыкланган һәм гомуми күләме 211,5 мең сум булган башкарылган хезмәтләрнең бәясен арттырып күрсәтү ачыкланган, алар тикшерү барышында юкка чыгарылды, дип хәбәр итте А.Вәлиев. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр – БИТИнә һәм Газлаштыру фондына, мәгълүмат  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына җибәрелде. 

Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар