06.07.2018

Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан Яшел Үзән муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны планлы тикшерү узды.

Тикшерү чаралары районның 18 учреждение һәм оешмасында узды, аларда 291,5 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды. Тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата ревизия ясаучылар ачыклаган хилафлыклар чагыштырмача зур булмаса да (4%), районда моннан өч ел элек уздырылган алдагы комплекслы тикшерү күрсәткечләреннән шактый югары. Аудитор Сергей Колодников билгеләп узганча, 2015 елда Хисап палатасы 164,1 млн. сумлык бозулар ачыклаган иде. 

– Ялгышлыклар, әлбәттә, гомумән алганда, методик характерда, әмма аларның саны күпкә арткан һәм, безнең өчен нәкъ менә шунысы кызганыч, – дип, үзенең гарьлеген яшермәде Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин Хисап палатасы Коллегиясе утырышында. – Квалификацияле хисапчыларның иске составын югалттык, ә яңасын хәзергә әзерли алмадык. Әлеге безнең өчен оят булган моментларны без, әлбәттә, юкка чыгарырбыз. Хисапчыларны укытуны, һичшиксез, тиз арада яхшырту зарурлыгы аңлашыла.  

Тикшерү авыл җирлекләре белгечләренә генә түгел, район башкарма комитетыныкына да квалификацияләрен күтәрү кирәклеген күрсәтте. 

Аудитор сүзләре буенча, башкарма комитет подрядчы «Волгадорстрой» ААҖ нән юл эшләрен үз вакытында үтәмәүләре өчен 2,3 млн. сумлык неустойка һәм пенялар түләүне таләп итмәгән. Ә гомуми күләме 10,4 млн. сум булган район җирлекләрендә юллар ремонтлау һәм автосибү җайланмасы өчен түләүләр бюджет классификациясенең туры килми торган кодлары буенча башкарыла.  

Бухгалтерлык исәп-хисабы һәм хисаплылыгы буенча гомуми бозулар 72,3 млн. сум тәшкил итә. Тупас бозу фактлары буенча район учреждениеләренең вазыйфаи затларына карата административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде. 

Муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану белән бәйле бозулар гомуми күләме 201,4 млн. сум күләмендә ачыкланды. 

«Экоресурс» МУП милекче рөхсәтеннән башка гомуми бәясе 16 млн. сум булган махсус техника, биналар, җиһазлардан файдалана, алар исә «Яшел Үзән шәһәренең шәһәр яшел хуҗалыгы» МУПна хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән.  Ә Карамалы тау бистәсе башкарма комитеты җирле Жилкомсервиска бәясе 19 млн. сум булган коммуналь инфраструктура объектларын (инженерлык челтәрләре, котельныйлар, махсус техника, суэтәргеч башнялар һ.б.лар) бушлай файдалануга тапшырган.

– Күчемсез милек – гомуми бәясе 142 млн. сум булган газүткәргеч, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру полигоны комплексы, җылылык челтәрләре һәм башка объектлар – хокук билгеләүче документларсыз гына коммерциячел оешмалар тарафыннан файдаланыла, – дип хәбәр итте алга таба С.Колодников. – Килеп чыгарга мөмкин булган зыян китерү куркынычы яисә әлеге милекне югалту исә гаепле затларны җаваплылыкка тарту бик кыен булуга китерергә һәм җирле бюджетка зыян салырга мөмкин. 

Муниципаль милектән нәтиҗәсез файдалану фактлары да ачыкланды. 

Мәсәлән, шәһәр казнасында санала торган һәм канализациянең чистарту корылмалары бинасында урнаштырылган баланс бәясе 4,5 млн. сум булган пресс-фильтр файдаланылмаган. Зөя авыл җирлегендә 2,2 млн. сумлык блок-модульле котельный җиһазлары 2012 елда сатып алганнан бирле эксплуатациягә кертелмәгән. Ә 2016 елда шул ук Зөя башкарма комитеты бәясе 1,5 млн.сум булган видеокүзәтү системасы сатып алуга чыгымнар тота. Әмма, җирлек бюджетында аны тотуга чаралар булмау сәбәпле, җиһазны монтажлап та тормыйлар. 

Тикшерү материалларында район Милек һәм җир мөнәсәбәтләр палатасының җирләр һәм милекне арендага биргән өчен түләү алу буенча квалификациясез хезмәте билгеләп үтелә. Шулай, 247 арендаторның гомуми суммасы 1,3 млн. сум булган вакыты узган бурыч барлыгы үткәреп җибәрелә. 

Палата тарафыннан сатулашулар уздырмыйча гына Яшел Үзән чикләрендә җир кишәрлеге арендалау килешүе шартлары үзгәртелә. Нәтиҗәдә җирле бюджет тикшерелә торган вакыт аралыгында аренда өчен 2,3 млн. сум чараны алмый кала.

Авыл хуҗалыгы билгеләнелешендәге җирләрне максатсыз файдалануның аерым фактлары ачыклана. Мисал өчен, Әйшә авыл җирлеге территориясендә 16,5 мең кв.м мәйданлы кишәрлекне аның хуҗасы кирәкле корылмалары белән лазер сугышы уены өчен мәйданчык итеп җиһазлаган. Новопольский җирлегендә 3 мең кв.м мәйданлы кишәрлектә аның хокукка ия кешесе – «Казанский җир инвестиция фонды» «Кәләшләр аланы» кафесын төзегән.

Рус Әҗәле һәм Ильинка авыл җирлекләренең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрендә руда булмаган материаллар чыгара торган санкцияләнмәгән карьерлар ачыкланды. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте башлыгы адресына күрсәтмә юлланды. Авыл җирлекләренең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз файдалану һәм район территориясендә санкцияләнмәгән карьерлар булу фактлары турында мәгълүмат Экология министрлыгына һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар