04.07.2018

4 июльдә Татарстан Республикасы парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Дагыстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Билал Джахбаров һәм аудитор Темирлан Рәсүлов белән эшлекле очрашу уздырды.

Кунаклар сүзләренчә, килүләренең төп максаты булып республика хакимияте органнары һәм финанс тикшерүе өлкәсендәге федераль органнарның территориаль бүлекчәләрен берләштерү, үзара хезмәттәшлек итү һәм эшчәнлекләрен координацияләү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү торган. Шуңа күрә әңгәмәдә шулай ук ТРда дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советын (ВКС) җитәкләүче ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм әлеге Совет әгъзалары: парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Казанның Тикшерү-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев та катнашты. 

Ю.Камалтынов билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы төзелеп бер ел узганнан соң, республика Президенты Указы белән 2005 елның июль аенда Ведомствоара координацияләү советы төзелде. Аны җитәкләү Татарстан Хисап палатасы Рәисенә йөкләнде, ә эшчәнлекнең беренче көненнән үк аның урынбасары итеп ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы билгеләнде.  

Бу коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү буенча Татарстан дәүләт хакимиятенең актив позициясе һәм эзлекле сәясәте, дәүләт дәрәҗәсендә нәкъ менә бюджет чаралары һәм милек белән идарә итү, эш алып бару өлкәләрендә югары коррупция куркынычы булуын тану белән бәйле булган уйлап кабул ителгән карар булды.

– Финанс контроле тикшерүләренең күп кенә нәтиҗәләре, Совет тарафыннан әзерләнгән аналитик материаллар Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышларының мәгълүмати нигезе булып тора. Әлеге Советның статусы шактый югары, ягъни нинди булырга тиеш, шундый, – дип республика җитәкчелеге фикерен җиткерде парламентның вице-спикеры.

– Ведомствоара үзара тәэсир итешү кирәклеге турында тәкъдим белән Хисап палатасы Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте, – дип дәвам итте Алексей Демидов. – Һәм республика Президенты тарафыннан йөкләнгән координацияләүнең төп максаты булып финанс тикшерүе һәм финанс дисциплинасы торды. Иң беренчел бурыч булып исә органнар эшендәге кабатлану очракларын киметү торды. Һәм бу – мондый максатның гомумдәүләт масштабында формалашуына кадәр бик күп алдан башкарылган эш. 

Баштагы мәлне ВКС әгъзалары арасында билгеле бер «яраклашу» барды, әмма соңгы елларда Советны тарафдарлар мәйданы дип атарга була дип билгеләп үтте ул. «Без берничә мәртәбә закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясадык, һәм парламент безгә бу юнәлештә һәрвакыт булышлык күрсәтә. Моннан тыш, без әзерләгән материаллар буенча республика Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан берничә идарә карарлары кабул ителде», – дип ассызыклады А.Демидов. 

«Беренче чиратта, бу – Советның килешеп эшләү нәтиҗәсе», – дип өстәде Ю.Камалтынов. 

– Кызганычка каршы, Дагыстанда тикшерү органнары арасында мондый үзара аңлашу юк. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура кебек федераль көч структуралары белән уртак тел табып эшли алабыз икән, мисал өчен, казначылык белән үзара хезмәттәшлек урнаштырып булмый. Моннан эшчәнлектә даими кабатланулар килеп чыга: без план буенча үзебезнең тикшерү белән чыгабыз һәм шунда ук казначылык хезмәткәрләре белән очрашабыз, – дип, үкенү хисләрен белдерде Билал Джахбаров. – Әлбәттә, республикада чишелмәгән проблемалар күп әле, тәртип без теләгәнчә тиз урнашмый. Әмма без республика икътисадын торгызырлык хәлдә, чөнки СССР заманында Дагыстан донор регион булып торган.


Хезмәттәшләрнең үзара аралашуы инде Татарстан Хисап палатасы стеналарында – аның Рәисе, Коллегия әгъзалары һәм тышкы финанс тикшерүе органының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашу барышында дәвам итте. 

Кунакларга Татарстан Хисап палатасы эшчәнлеге турында кыска презентация, экспертиза-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлекләренең төп юнәлешләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Административ җаваплылыкка тарту практикасы буенча фикер алышу узды, республикалардагы мәгълүмати яктан тәэмин ителешне тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Алексей Демидов кунакларга Татарстан Хисап палатасы һәм муниципаль тикшерү-хисап органнарының үзара хезмәттәшлеге, аларның ВКС эшендә катнашуы турында сөйләде. «Казанның Тикшерү-хисап палатасы Рәисе, муниципаль район башлыкларының берсе белән бергә шулай ук Ведомствоара координацияләү советы составына керә. Мондый вәкиллек җирле дәрәҗәдәге тышкы финанс тикшерүен оештыру һәм камилләштерү мәсьәләләрен тиешенчә тикшерергә һәм чишәргә, муниципаль берәмлекләрдәге тикшерү-хисап органнарына оештыру һәм хокукый яктан ярдәм итүнең актуаль формаларын һәм юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә», – диде ул. 

Фикер алышу барышында бозуларны квалификацияләү алымнарын унификацияләү мәсьәләсенә дә кагылдылар. Кунакларга аңлатканча, Татарстанда тикшерү-хисап палаталары эшчәнлегендә кулланыла торган Бозулар һәм җитешсезлекләр классификаторы Татарстанда Хисап палатасы һәм эчке финанс тикшерүе органнары тәкъдиме буенча кулланыла. Һәм әлеге мәсьәләдә Татарстан Республикасының Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы бозуларның бердәм классификациясен кертү буенча үзенә күрә пилот проекты булып тора.  

– Төрле өлкәләрдәге ирешкән уңышлары белән Татарстан илдә зур абруй казанды. Бу хакта безнең тышкы тикшерү органнары җәмгыяте турында да әйтергә була: бүгенге көндә Россия регионнарының күп кенә хисап палаталары Демидов «мәктәбен узарга» тели. Без дә сезнең тәҗрибәне максималь рәвештә кулланырга тырышачакбыз: Дагыстан башлыгы вазыйфасын башкаручы Владимир Васильевка шундый ук координацияләү органы төзергә тәкъдим итәчәкбез. Бу республикада финанс ягыннан тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз, – диде очрашу азагында Билал Джахбаров.


Документлар