29.06.2018

Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында соңгы өч елда Кама Тамагы муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерүгә нәтиҗә ясалды.

Бозуларның гомуми күләме 129,5 млн. сум тәшкил итте, шуларның күп өлеше җир һәм милек мөнәсәбәтләре тармагы, эшләрнең бәясен арттырып күрсәтү, бухгатерлык исәбен алып бару белән бәйле. 

Аудитор Азат Вәлиев билгеләп узганча, гомуми бәясе 49,7 млн.сум булган муниципаль милек объектлары (газүткәргечләре, суэтем башнялары, суүткәргечләр, канализация, электрика хуҗалыгы челтәрләре, мунча бинасы, шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигоны объектлары) коммерциячел предприятиеләр тарафыннан тиешле вәкаләтләр билгели торган документларны теркәмәгән хәлдә кулланыла, объектлардан файдаланган өчен түләү кертелми. Килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр вакытында җаваплылыкны бүлү мәсьәләсе килеп чыга. 

Аудиторлар шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган гомуми мәйданы 2,5 мең гектарга якын булган гомуми бәясе 61 млн. сумнан артып киткән җирләрнең товар җитештерүчеләр тарафыннан аренда килешүләре төземичә генә кулланылганын ачыклады.

Алга таба китеп, А.Вәлиев тикшерү барышында гомуми бәясе 1,8 млн. сумлык башкарылган эшләрнең бәясе арттырып язылганлыгы ачыклануы турында хәбәр итте. Мәсәлән, юл эшләре башкарган чакта дөрес кулланылмаган коэффициентлар аркасында, ком һәм вак таш бәясен арттыру 993 мең сум тәшкил итте. Ачыкланган барлык фактлар буенча бозуларны юкка чыгаруга бәйле чаралар күрелде. 

14 белем бирү учреждениесендә  төп чаралар составында – гомуми бәясе 3,7 млн. сумлык яшеннән саклану системаслары, «Волга» балаларны сәламәтләндерү лагеренда 1,4 млн. сумлык янгын сүндерү системасы чагылыш тапмаган. Ә Кама Тамагы һәм Тенишево бистәләрендә, киресенчә, – башкарма комитетларның төп чаралары составында гомуми бәясе 5,7 млн. сумлык хосусыйлаштырылган фатирлы 17 торак йорт исәпләнә иде. 

Бухгалтерлык исәбен бозу очраклары буенча учреждениеләрнең баш  хисапчыларын административ җаваплылыкка тарту буенча 5 беркетмә төзелде. 

Бәясе 30 млн. сумга якын булган «Кама Тамагы эшчеләр бистәсендә яр тирәләрен ныгыту» төзелеш объекты узган елның май аенда кабул итү комиссиясе тарафыннан уңышлы рәвештә эксплуатациягә кертелгән. Ләкин документлар буенча ул хәзергә кадәр «төзелеп бетмәгән объект» буларак исәптә тора. 

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы муниципаль районы башлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә юллана.


Документлар