29.06.2018

Татарстан Хисап палатасы 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узган чорында ашыгыч медицина ярдәме хезмәте эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән чараларны куллануның максатчанлыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чарасы барышында Казан шәһәрендәге үз эченә 9 подстанцияне алган Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе һәм Яр Чаллының бер подстанцияле ашыгыч медицина ярдәме хезмәте тикшерелде. 

Учреждениеләр, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе чараларын истә тоткан хәлдә, тикшерелә торган чорда 2 308 млн. сумга финанслау алган. Тикшерү чаралары тарафыннан 110 млн. сумлык бозулар ачыкланды, шуларның 105 млн. су күләмен дәүләт милкеннән файдалану һәм идарә итү өлкәсендәге бозулар тәшкил итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 97% күләме кире торгызылырга һәм юкка чыгарылырга тиеш. 

Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, инвентаризация барышында учреждениеләр тарафыннан бәясе 83 млн. сумлык 40 санитария автомобиле кулланылмавы ачыкланды. «Шул ук вакытта чынлыкта эшләми башлаган автотранспорт өчен транспорт салымы түләнә, шуның өстенә гамәлдән чыгарылырга әзерләнә торган ашыгыч ярдәм машиналарына ОСАГО полислары сатып алына», – дип билгеләп узды ул. 

Казанда узган Бөтендөнья Универсиада өчен бәясе 1,5 млн. сумга якын булган ике махсуслаштырылган мотоцикл сатып алынган. Әмма 2014 елда алар юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм бүгенгәчә ремонтланылмаган. 

– Тикшерү үткәрелгән оешма чаралар юклыгын төп сәбәп дип күрсәтә, – дип дәвам итте И.Мөбарәков. – Шуның белән беррәттән, эчке финанс резервлары бар. Коррупция күренешләре куркынычы булган очраклар да ачыкланды. 

Тикшерү запас частьләр кайтару буенча үткәрелгән аукционда аффиляцияләнгән оешмалар катнашуын күрсәтте. Тендер ике катнашучы арасында уздырыла, контрактлар максималь бәя буенча төзелә яисә беренчел бәя 1%тан да артмаган күләмдә генә төшерелә. Әлеге коммерциячел структураларны оештыручылар булып дүрт физик зат тора: «Аврора» ҖЧҖ һәм «Торнадо-Авто» ҖЧҖ – Нагуманов Ф.Г.; «ДЕПО» ТХС ҖЧҖ һәм «Компания Рамин Авто» ҖЧҖ – Матухнов Э.М.; «РиМоторс» ҖЧҖ – Исмәгыйлев Р.М.; «Интерзапчасть» ҖЧҖ – Разинкин О.А.; «Реол» ҖЧҖ тигез күләмдә (33,3%) Исмәгыйлев Р.М.. Нагуманов Ф.Г., Разинькин О.А. 

Бер үк төрле запас частьләрне сатып алу бәясе ике мәртәбәдән артыкка аерыла. Мәсәлән, «Рамин Авто»да «Форд Транзит» автомобиле өчен тәгәрмәч бүкәне 2,8 мең сум бәясе белән сатып алынган булса, «ДЕПО» техник хезмәт күрсәтү станциясендә – 5,9 меңгә. «Савой» сәүдә йорты тарафыннан сиртмә 6,4 мең сум белән кайтарылса, «Аврора» ҖЧҖ белән төзелгән килешү буенча әлеге запас частьнең бәясе 14,6 мең сум тәшкил иткән. 

2017 елның апрелендә Яр Чаллыдагы станциягә 14 яңа ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылган. Контракт шартлары буенча техник хезмәт күрсәтү үткәргән чакта эшләп чыгаручы-завод тарафыннан гарантия вакыты 2 ел яки 80 000 км йөгереш дип билгеләнә. Әмма учреждение тарафыннан тиешле регламент эшләре башкарылмаган, һәм, нәтиҗәдә, гарантия йөкләмәләре гамәлдән чыккан. Шул ук вакытта гомуми бәяләре 7,7 млн. сум булган өч автомобиль озак вакытка сафтан чыккан – двигательне капиталь рәвештә ремонтлау таләп ителә, һәм шул рәвешле учреждение өчен өстәмә чыгымнар барлыкка килә. 

Тикшерү чаралары барышында гомуми бәясе 20 млн. сумнан артып киткән кулланылмый торган 150 станция, 80нән артык кәрәзле телефон, оргтехника булуы ачыкланды. Мәсәлән, 2014 елның ноябрендә алынган Samsung электрон планшетлары бары тик ике ел гына кулланылышта. 

Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе тарафыннан Тимерюлчылар урамы, 23 йорт адресы буенча урнашкан биналар инде 7 елдан артык вакыт дәвамында эксплуатацияләнми. Шул ук вакытта учреждение тарафыннан коммуналь һәм эксплуатация хезмәтләре өчен түләү башкарыла.  

2016 елның декабрендә «Альфастрой» ҖЧҖнә Чехов урамы, 3 йортта урнашкан 1 номерлы Казан подстанциясе биналарының бер өлешен ремонтлаган өчен 265 мең сум түләнгән, ә 2018 елда шунда ук кабаттан капиталь ремонт үткәрелгән. Шул ук вакытта әлеге подстанциянең башка биналарын карау аларның хәле санитар таләпләргә туры килмәүне күрсәтте – өлешчә линолеум юк, стеналарда штукатурка катламлап купкан, җиһаз һәм көнкүреш әйберләре тузган. Шулай ук гараж һәм склад биналары да ремонт таләп итә, биредә түбәдән су уза, ә машиналарны карау өчен ясалган баз җир асты сулары белән тула. 

Товар-матди әйберләр исәптә дөрес чагылдырылмаганга күрә бухгалтерлык исәбен алып бару, финанс хисаплылыгын төзүдә гомуми бәясе 1,8 млн. сумлык бозулар җибәрелгән. Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган очраклар буенча административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде. 

Дәүләт заказын тормышка ашырган чакта сатып алуларны «бүлгәләү» үткәрелгән, килешүләр сатулашулар үткәрмичә генә бердәнбер тәэмин итүче белән төзелгән. Гомуми бәясе 2,4 млн. сумлык шундый бозулар ачыкланды. 

Тикшерү вакытында, агымдагы елның язында, Казанда 128 ашыгыч ярдәм автомобиле санала иде, шуларның 68е – физик яктан тулысынча тузган хәлдә. Шулай итеп, җиһазланыш норманың 48%ын тәшкил итә.  

– Чакырулар саның иң күп булган чорында ашыгыч ярдәм бригидасы килүне көтү вакыты 10 сәгатьтән артып китәргә мөмкин. Мәсләлн, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәмендә 2017 елда шундый чакырулар 330 ны тәшкил иткән, – дип белдерде И.Мөбарәков. 

Табиблар штаты – 63%ка, фельдшерлар – 90%, кече медицина персоналы 53%ка комлектлаштырылган. Берьюлы ике эштә эшләүче табибларның югары коэффициенты күзәтелә – 1,6, кече медицина персоналы – 1,8. Табибларның күп өлеше пенсия яшендәге яки пенсия яшенә җитеп килүчеләргә туры килә. Мәсәлән, шул ук Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәмендә эшләүче табибларның уртача яше – 54 яшь. Шул ук вакытта штаттагы табибларның саны кимүе, ә фельдшерлар составының артуы күзәтелә, ягъни табиб ярдәме фельдшерныкы белән алмаштырыла.

Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, әле тикшерү барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУ баш табибы Басанов С.В. эшеннән азат ителде. Шуңа күрә Коллегия әгъзалары алдында җавапны яңа җитәкче Фәрит Галәүетдиновка тотарга туры килде. 

Аның сүзләренә караганда, махсуслаштырылган мотоциклларны ремонтлау буенча эш, ниһаять, урыныннан кузгалган: банк структураларының берсеннән булган иганәче 500 мең сум акча бүлеп биргән. Әмма техниканы торгызып булса да, Мәскәүгә акча эшләргә киткән табибларны инде кире кайтарып булмый. 

– Бүгенге көндә булган 260 табиб ставкасының 110 вакантлы һәм инде ике ел дәвамында яшь белгечләрнең килүе күзәтелми, – дип хәбәр итте Ф.Галәүетдинов. – Шуның өстенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча медуниверситетларны тәмамлаучылар беренче өч елын беренчел звенода – хастаханәдә эшләргә тиеш. Шуңа күрә без үзебезнең республика мнистрлыгы белән берлектә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен дә беренчел звенога кертү тәкъдимен юлладык. 

– Казанда 80 ашыгыч ярдәм бригадасы эшли, ә нормативлар буенча 120 булырга тиеш! – дип билгеләп узды Хисап палатасы Рәсие Алексей Демидов. – Яңа сәламәтлек саклау министры белән әлеге мәсьәлә турында ике мәртәбә сөйләштек, проблеманың кискенлеген аңлау бар. Аны тамырдан хәл итәргә кирәк. Хисап палатасы хәлне контрольдә тотачак. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең баш табибларына юлланган күрсәтмәләр белән беррәттән тикшерү нәтиҗәләре буенча ике шәһәрнең мэрларына да хәбәр җиткерербез. 

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре турында мәгълүмат шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасына, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Финанс министрлыгына юлланды.

Документлар