28.06.2018

28 июньдә Хисап палатасында муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә узды.

2018 ел башында ук Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары Советы составында кадрлар үзгәреше килеп чыкты. Яшел Үзән һәм Кама Тамагы муниципаль районнарының тикшерү-хисап палаталарының элеккеге рәисләре, районнарның башкарма комитетын җитәкләп, һөнәри яктан үсеш кичерде. Моңа бәйле рәвештә ТХП яңа билгеләнгән рәисләре тәкъдим ителде. Алар: Светлана Кадыйрова (Яшел Үзән районы) һәм Михаил Пучков (Кама Тамагы районы), шулай ук тармак эшен шулай ук яхшы белгән озак вакыт дәвамында палатаның рәис урынбасары вазыйфасында хезмәт иткән Гөлнара Нәсыйбуллина (Әлмәт районы).

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә муниципаль ТХП катнашында дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен сатып алынган югары технологияле медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру дәвам итә. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча муниципаль берәмлекләрдә парк һәм скверларны булдыру һәм төзекләндерүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллануны тикшерү башланды. Әлеге тикшерү чарасына шулай ук муниципаль ТХП да җәлеп итү планлаштырыла. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тикшерү-хисап органнары эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыру белән беррәттән муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарына түбәндәге бурычларны чишүгә игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды: 
- муниципаль милекне, шул исәптән җир ресурсларын куллану һәм аның белән идарә итүне тикшерүне тәэмин итү;
-  җирле бюджет чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудитын гамәлгә киңрәк дәрәҗәдә кертү;
- анализ һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләүне мәҗбүри тормышка ашыру белән сатып алулар өлкәсендә аудит буенча эшчәнлекне активлаштыру; 
- муниципаль берәмлекләрнең өстенлекле проектларда һәм дәүләт программаларында катнашуы буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән карарларны бәяләү белән өстенлекле проектларны тормышка ашыруны тикшерү;
- гражданнар белән мөнәсәбәт төзү, аларның ышаныч дәрәҗәсен арттыру коралы сыйфатында интернет челтәрендә мәгълүмати яктан булуны киңәйтү;
- дәүләт (муниципаль) финанс аудитын тормышка ашыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясе рәсми сайтында эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматны теркәүне һәм урнаштыруны тәэмин итү. 

Документлар