28.06.2018

28 июньдә Хисап палатасы хезмәткәрләре һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы тарафыннан оештырылган укыту семинарында катнашты.

Тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләрен һөнәри яктан үстерү өчен Советның профиль комитеты дистанцион рәвештә белем бирү системасын эшләп чыгару һәм гамәлгә кертү белән бәйле проект әзерләде. Видеоконференция форматында узган семинар әлеге проектны тормышка ашыруның беренче этабы булды. 

Семинар вакытында, Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәте, (дәүләт) муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып өлкәсендә аудит үткәрү һәм тышкы финанс тикшерүе органнарының административ практикасы турындагы закончылыктагы үзгәрешләрне истә тотып, дәүләт хезмәткәрләрен һөнәри яктан үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды. 

Владимир, Мәскәү, Ростов һәм Чиләбе өлкәләрендәге тикшерү-хисап органнарыннан килгән хезмәттәшләре белән беррәттән, тагын бер чыгыш ясаучы булып Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев торды. Аның чыгышы сатып алулар өлкәсендә аудит һәм дәүләт чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты үткәрү гамәлиятенә багышланды.

Документлар