22.06.2018

21 июньдә Ульяновскта регионара «түгәрәк өстәл» узды. Биредә тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе турындагы закончылыкны камилләштерү мәсьәләләре каралды.


Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үз чыгышында «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең төп принциплары турында» №6-ФЗ номерлы федераль законының аерым нигезләмәләрен тормышка ашыру буенча республиканың тышкы финанс тикшерүе органы эше нәтиҗәсе турында сөйләде.

– 2005 елның июлендә Татарстанда республика Президенты указы белән Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы төзелде, – диде А.Демидов. – Һәм бары тик 6 ел узганнан соң гына дәүләт һәм муниципаль органнар тарафыннан уртак консультатив һәм киңәшмә буенча берләшмәләр төзү мөмкинлеген карый торган нигезләмә кертелде. Бу Татарстан Республикасында тормышка ашырылган инициативаның хаклыгын раслый.

Ул шулай ук Совет эшчәнлеге аша инде 10 елдан артык вакыт дәвамында республикада, шул исәптән тикшерү һәм күзәтчелек итү органнарының эшендәге кабатлауларны киметү, тикшерелә торган объектларга карата басымның кимүе, бозуларны кисәтү һәм профилактикалау кебек күппланлы максатлар хәл ителгәнлеген билгеләп үтте. Әлеге юнәлешләр 2016 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет эшчәнлеге кысаларында тикшерү һәм күзәтчелек эшчәнлеген реформалау буенча программа паспортына кертелгән иде.

Ел саен республика Прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, Хисап палатасы. Республиканың Финанс министрлыгы, Федераль казначылыкның территориаль идарәләре һәм Монополиягә каршы федераль хезмәттән килгән тәкъдимнәр нигезендә Тикшерү чараларының Җыелма планы төзелә. Ә тикшерү нәтиҗәләре, финанс тикшерүенең аналитик материаллары Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышларының мәгълүмати нигезе булып тора.

«Шул рәвешле, тикшерү-хисап органнарының 6 нчы федераль законда билгеләнгән бюджет процессын, ачыкланган бозуларның һәм җитешсезлекләрнең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен анализлау буенча вәкаләте һәм аны камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне әзерләү буенча вәкаләте Татарстан Республикасында республика территориясендә финанс-бюджет өлкәсендәге тикшерү һәм күзәтчелек итү вәкаләтләрен башкара торган барлык органнарның нәтиҗәләрен кулланып, система нигезендә тормышка ашырыла», – дип билгеләп үтте ТР Хисап палатасы Рәисе.  

Совет составына шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре – бер муниципаль район башлыгы һәм Казанның Тикшерү-хисап палатасы рәисе кертелде. Бу тышкы финанс тикшерүен оештыру һәм камилләштерү мәсьәләләре буенча җирле дәрәҗәдә тәгаенләп фикер алышырга һәм карар кабул итәргә, муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарына оештыру, хокукый, мәгълүмати ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә республикада инде булдырылган мәгълүмати системаларны республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге тышкы финанс тикшерүе органнары эшчәнлегендә генә түгел, ә башка хокук саклау һәм тикшерү ведомстволарында да куллану мөмкинлеген бәяләү буенча эш тәмамланып килә. А.Демидов сүзләренчә, бу яңа ведомство автомитизацияләнгән системалар уйлап табуга бюджет чараларын янга калдырырга, тикшерү объектларына басымны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Алга таба ул 6-ФЗ федераль законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексының яңа редакциясе нигезләмәләрен тәгаенләү буенча конкрет тәкъдим төзелгән һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советының хокукый мәсьәләләр буенча комиссиясенә җибәрелгәнлеген хәбәр итте.

Чыгышын тәмамлап, Алексей Демидов Татарстан Республикасы Хисап палатасы исеменнән Ульяновск өлкәсен Хисап палатасы Рәисен һәм коллективын якынлашып килүче 20-еллык бәйрәмнәре белән котлады.


ФОТО   


 

Документлар