13.06.2018

8-9 июньдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм аудитор Азат Вәлиев Санкт-Петербургта узган «Иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыруда нигез буларак дәүләт финанс тикшерүе» дип аталган халыкара фәнни-гамәли форумда катнашты.

Россия Финанс министрлыгы, Федераль казначылык, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе субъектларының тикшерү һәм финанс органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм экспертлар җәмгыятен тәкъдим иткән ике йөздән артык вәкил эчке финанс тикшерүен һәм аудитын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Чыгыш ясаучылар тарафыннан РФ Бюджет кодексының яңа редакциясендә тормышка ашыруны күз алдында тоткан ведомство финанс аудиты органнары белән эшләүне оештыру, эчке финанс тикшерүе һәм аудитының бердәм стандартларын эшләп чыгару һәм раслауның мөһимлеге, шулай ук сатып алулар өлкәсендә аудитны тормышка ашырган чакта мәгълүмати технологияләрне киңрәк җәелдерү, дәүләт органнары арасында ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне көчәйтү кирәклеге ассызыкланды. 

Бюджет һәм сатып алулар өлкәсендәге закончалык юнәлешендә планлаштырылган яңалыкларга аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, эчке финанс тикшерүе һәм аудиты өлкәсен бюджет чараларын төп кулланучылар өчен генә түгел, ә бюджет чараларын алучыларга да тарату күздә тотыла. 

«Дәүләт финанс тикшерүе органнары эшчәнлегендә куркынычларны киметүгә юнәлдерелгән алым» дигән темага Татарстан Республикасы Хисап палатасы тәкъдим иткән доклад катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Бу сүзләрне аудитория тарафыннан бирелгән сорауларның һәм Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы тарафыннан әзерләнгән презентация һәм методик документларны тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итүләрнең күп булуы белән расларга мөмкин.


Документлар