07.06.2018

5-7 июньдә Чиләбедә Россия Федерациясенең Муниципаль тикшерү-хисап органнары Союзының Гомуми җыелышы узды. Биредә Татарстан Республикасыннан 13 делегат катнашты.

Программа үз эченә берничә семинар-киңәшмәне алды: 

• «Бюджет закончалыгы яңалыклары», «Бюджет кодексы проекты»;

• «Бюджет закончалыгын планлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору юнәлешендә муниципаль тикшерү-хисап органнары вәкаләтләрен тормышка ашыру»;

• «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре», «Сатып алулар өлкәсендә аудит».

Гомуми җыелышта катнашучылар өчен шулай ук «Административ законнарны куллану практикасы. Хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү» һәм «Тышкы муниципаль финанс тикшерүе һәм бозуларны клиссификацияләүнең төп проблемалары» дип аталган дискуссион мәйданчыклар оештырылган иде. 

Шуларның беренчесендә «Казан ТХПның тикшерү эшчәнлеге кысаларында административ җитештерү өлкәсендәге вәкаләтләрне башкаруның гамәли мәсьәләләре» дигән темага доклад белән Казан Тикшерү-хисап палатасы Рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманова чыгыш ясады.
 
Семинар һәм дискуссия мәйданчыкларындагы фикер алышуларда шулай ук Түбән Кама муниципаль районы ТХП Рәисе Марина Юмангулова һәм Чүпрәле муниципаль районы ТХП Рәисе Рәзидә Гафурова катнашты. 


Документлар