01.06.2018

Ел саен дөньяның 30 дан артык илендә Халыкара балалар көне уза. Безнең илдә 1 июнь Балаларны яклау көне буларак билгеле. Мондый атама һәр сабыйның балачагы – үсеп килүче буынның хокуклары, сәламәтлеге һәм гомере якланган булырга тиеш дигән шигарь астында бирелгән.

Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына барды.

Традиция буенча бу бәйрәм көнендә Хисап палатасы шефлары «Кайгырту» балалары өчен җырлы-бию, интерактив уеннар һәм бәйгеләр белән бергә үрелеп барган актив ял итү оештырды.

Бәйрәм күңелле узды, анда алган хис-кичерешләр балалар күңелендә озак сакланыр әле. Балаларның җәйге каникулларын әнә шундый истәлекле вакыйга башлап җибәрде.

Документлар