24.05.2018

24 майда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38 нче утырышында «2017 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» законы кабул ителде.

  Республика Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән 2017 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы Хисапны тышкы яктан тикшерү нәтиҗәләре турында доклад белән ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.
 Үз чыгышында ул депутатлар игътибарын республика бюджеты үтәлешенең кайбер мөһим өлкәләренә, аерым алганда – дәүләт программаларының чыгым өлешенә җәлеп итте. Аерым дәүләт программалары буенча хисап елында башкарылган чыгымнар программаларның үзендә каралган күрсәткечләрдән югарырак булып чыккан.
 – Финанслау күләменең үзгәрүе, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, закон тарафыннан мөмкин, әмма шул ук вакытта программа чараларының нәтиҗәлелек индикаторларының ике арадагы һәм соңгы индикаторлары каралырга тиеш. Аннан башка программаларны башкару формаль була һәм бары тик бюджет чараларын үзләштерүгә генә кайтып кала, – дип ассызыклады Алексей Демидов. – Хисап палатасы программа күрсәткечләрен тәгаенләштерү кирәклеге турында  республика Министрлар Кабинетына хәбәр итте. Безнең фикер кабул ителде, кирәкле чаралар башкарылды. Шуның белән бергә, мондый эш берәгәйле булырга тиеш түгел. Шул вакытта гына программа чараларын һәм аларны тормышка ашыруның соңгы максатын планлаштыруга объектив якын килүне тәэмин итә алачакбыз.
  Хисап палатасы Рәисе доклады белән биредә таныша аласыз. 
  А.Демидов чыгыш ясаганнан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошинга бюджет үтәлешен катгый тикшерү белән бергә, чыгымнар төзелешен төгәл билгеләргә кирәк дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. «Быелга акчалар әле бүленмәгән, юл карталары төзелмәгән, димәк, бюджет чараларын максатчан куллануда шик-шөбһәләр барлыкка килә, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
  2017 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисап беренче укылышта һәм гомумән алганда керемнәр буенча 244 млрд. 267 млн. 721 мең сум, чыгымнар буенча 231 млрд. 88 млн. 521 мең 300 сум,  чыгымнарның керемнәргә карата 13 млрд. 179 млн. 199 мең 700 сумга артыграк булуы белән кабул ителде.
 



Документлар