15.05.2018

15 майда республика Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2017 елда Татарстан Хисап палатасы эше турындагы хисап каралды.

Депутатларга аны ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте. Хисапта узган елда үткәрелгән тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары турында, Хисап палатасының үзара тәэсир итешү һәм хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре хакында мәгълүмат тупланган. 
Комитет рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы тарафыннан зур эш башкарылган, 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә бозулар ачыкланган. Шул ук вакытта ул депутатлар игътибарын тикшерү нәтиҗәсе буенча билгеләнгән бозуларның 97 процентка якын өлешен юкка чыгару юнәлешендә чаралар күрелгәнлегенә юнәлтте.  
Комитет Хисап палатасы Хисабын исәпкә алды. 
А.Вәлиев шулай ук Хисап палатасы тарафыннан 2017 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проектына карата әзерләнгән бәяләмә турында хәбәр итте. 
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. 

Документлар