03.03.2018

3 мартта Яшел Үзәндә «Маяк» спорт базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында – 1 км һәм ир-атлар арасында 3 кмга чаңгыда узышулар белән 2018 елның беренче ярышлары булып узды.

Анда министрлыклар һәм ведомстволарның 26 командасы катнашты, барлыгы – 104 катнашучы (һәр командадан икешәр ир-ат һәм хатын-кыз). Команданың йомгаклау нәтиҗәсе команда әгъзаларының барысының да дистанцияне узу вакытын кушу юлы белән исәпләнде. Гомуми команда беркетмәсендә Хисап палатасы командасы уникенче урынны яулады.

Документлар