01.03.2018

26 февральдә Хисап палатасы Коллегиясе Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2018 елга Эш планына өстәмәләр кертте.

20 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XXXV утырышында кабул ителгән ТР Хисап палатасына аталган йөкләмәсеннән чыгып, 2018 елның икенче яртыеллыгында ике тикшерү чарасы: 

- 2015-2017 елларда һәм 2018 елның узган вакыт аралыгында инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит;

- 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узган вакыт аралыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә парклар һәм скверлар булдыруга һәм төзекләндерүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын файдалануны тикшерү чарасын уздыру турында карар кабул ителде. 

Документлар